Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиде юл чатларында

Гөлсәрия мәктәптән кайтты да, йорт эшләрен караштырып, дәфтәрләр тикшерергә утырды. Математика фәннәре укытучысының таралган зиһене эшләмәде бүген. Бармаклары дәфтәр битләрен актара, ә уйлары еракта...

Уе әллә кайда булса да, тыштан килгән тавышка сискәнеп, урамга тәрәзә аша күз салды. Кышкы кичнең эңгер-меңгерле зәңгәр итәге әкрен генә буп-буш урамга җәелә бара... Ник бер җан иясе күренсен... Җил дә, ахры, тәрәзәгә шакып, ирен көтеп зарыккан Гөлсәриянең түземлеген сынарга булган... Хатын тагын килеп өстәл артына утырды. Юк, болай ярамый. Зиһенне җыярга кирәк. Үз-үзен кулга алып, ике-өч дәфтәрне тикшерде дә, ияген учларына куеп, уйга талды...
Тол калган Гөлсәрия иллесен тутырган Рәүфкә моннан ике ел элек килде. Дөресрәге, аны тормыш иптәше вафат булган иргә, тирә-яктан шактый гына хатын эзләгәннән соң, димләделәр. Бер районда яшәп, алдынгы колхоз җитәкчесе турында берникадәр ишетеп белгән Гөлсәрия, Рәүфне әзрәк сынап йөрде дә, аңа тормышка чыгарга ризалыгын бирде. Ни әйтсәң дә, әле кырык биш яше генә тула. Гөрләтеп яшисе чаклары. Алты ел элек ирен югалткан хатын арыды ялгызы гына тормыш йөген тартып. Үз гайләсе белән аерым яшәгән улы Ильяс та каршы булмады. Юнысына рәхмәт, урыны җәннәттә булсын. Йорт-җирне, ихатаны бик ныгытып китте. Шулай да, аны югалту ачысы һаман да күңелдән һич кенә дә китми.
Бер яктан, беренче ирен әзрәк онытырмынмы, дип өметләнсә, икенчедән, тормышта терәк эзләп чыкты ул Рәүфкә. Ялгызлык ачысы үзәгенә үткән иде. Салкын түшәген җылытырга теләүчеләрне ул үзенә якын җибәрмәде. Халыкка исем чыгармады. Тиз арада мәктәптә эш урыны да табылды. Дәрәҗәле укытучыны Рәүф яраттымы, билгесез, шулай да башта хатынына бик хөрмәтле караш күрсәтте. Югары белемле Гөлсәрия белән хәтта кайчак хуҗалык мәсьәләләре буенча да киңәште. Ә уртача зурлыктагы хуҗалыкның җитәкчесе булу һич тә җиңел түгел икәнлеген Гөлсәрия яхшы аңлады.
Район утырышларыннан еш кына искәрмә-шелтәләр алып кайткан иренең начар кәефенә түзде. Хуҗалыкта бер-бер хәл булып, төн утасында чыгып киткән ирен кызганып калды. Ял көненең ни икәнен белмәгән Рәүфне сакларга тырышты. Иртә таңнан чыгып киткән ирен хатын төшке аш вакытында күрсә-күрде, күбесенчә кояш баегач кына өендә каршы ала иде. Райондагы утырышларда тоткарлануы аңлашыла инде иренең. Басуларда гөрләп иген үскән җәй көннәрендә дә аңлашыла иренең бик соң кайтуы. Менә әле тышта декабрьның тәңкә-тәңкә карлары ява. Ә Рәүф күренми...
Ире кайтып кергәндә Гөлсәрия, эшләрен бетереп, йокларга яткан иде инде. Йокыга китә алмый урынында үрсәләнеп яткан хатын, Рәүф кайтканны ишетеп, тиз генә торып ут кабызды. Ярыйсы гына исергән иренә бераз карап торды да, сорады: "Рәүф, нигә болай соң?". Өсте-башы таушалган, йөзенә арыган төс чыккан ире артык сөйләшеп тормады: "Син кем булдың миннән сорау алырга?",- диде дә, түшәгенә ауды.
Шул көннән башлап, Рәүфнең өенә бик соңлап кайтуы гадәти күренешкә әйләнде. Кайвакыт кунарга кайтмый да башлады. Сәбәбен иренә ышанычын югалта башлаган Гөлсәриягә аңлатканда аңлатты, аңлатмаганда юк. Иренең идарәдә бухгалтер булып эшләүче егерме дүрт яшьлек Фәнизә белән бәйләнгәнен Гөлсәриягә күптән җиткерсәләр дә, аның ышанасы килмәде.
Ничек инде Рәүф, дәрәҗәле җитәкче, күп еллык стажлы коммунист, исеме чыккан, үзенә бала булырлык яшьтәге кыз белән бәйләнсен? Ничек аңларга моны? Ул бит егерме-утыз яшьлек җилбәзәк егет түгел, шактый гына авыр тормыш юлы үткән, яше олыгаеп килгән ир. Халык алдында дәрәҗәле җитәкче. Гомергә бергә булырга өмет корып яши башлауларына да әле ике ел гына үтте Гөлсәрия белән Рәүфнең... Шул арада кеше ничек үзгәрә ала? Нинди сыйфатын күрмәде Гөлсәрия аңа тормышка чыкканда? Кайда ялгыштым мин? Җиде юл чатларында адаштым... Кайда барырга? Кая атларга? Кемгә барып сугылырга?.. Ничек яшәргә?! Ничек оялмый ире барысын да күреп-белеп торган авыл халкыннан? Гөлсәрия инде мәктәптә үзенең артында килгән чыш-пышлы гайбәтләрдән шундый арыды...
Ире белән ачыктан-ачык аңлашырга күпме генә теләсә дә, Рәүф аны ишетмәде. Киң генә хокуклы, ирекле җитәкче дәрәҗәсенә җиткән ир шәхси тормышында да үзен бар нәрсәгә дә ирекле дип санады, булса кирәк. Хатыны алдында акланмады да, оялмады да. Түземлеге төкәнә башлаган Гөлсәрия беркөн кич Фәнизәнең капкасын шакыды. Тәрәзәгә килеп капланган шәүләләр күренсә дә, капканы ачучы булмады. Горурлыгы кыерсытылган, мин-минлеге түбәнсенгән хатын өенә кайтып ауды. Ничек яшәргә аңа монда? Ничек түзәргә? Ә түзәргә кирәкме соң үзеңнең кадереңне белмәгән кеше янында?
Ире аңа бозык исеме таралган кыз белән барлык авыл халкы алдында идән чүпрәге урынына аягын сөртә. Ни рәхәте бар мондый тормышның? Колхоз председателенә тормышка чыгып, бал-майда йөзә дип уйлаган халык ни теләсә шуны уйласын. Кирәкми бал-мае да... Инде Гөлсәрия бу тук тормышның тәмен күптән югалтты. Хыянәт ачысы агу булып тамагына утырды... Берникадәр вакыттан артыннан кайткан ире тавыш кузгатты. "Ә-ә-ә, син болаймы әле?! Минем арттан күзәтеп йөрисеңме? Халык алдында мине мыскыл итәсеңме?",- дип, бер гаепсез хатынына кул күтәрде. Бу хәлдән соң Гөлсәрия ире йортында кала алмады. Киемнәрен җыйды да, үз өенә кайтып китте һәм аерылышырга гариза язды.
Рәүф җитәкче һәм коммунист буларак, партком бу гайләгә игътибарсыз кала алмады. Колхоз председателенең хатыны белән аерылышу мәсьәләсен утырышка көн казагына куйдылар. Бер гаебем дә юк, дип башын туры тотып килгән Гөлсәрия, утырыш азагында ник килгәненә үкенеп бетә алмады. Рәүф, үзен аклау өчен, хатынын каралтырга оялмады. Гөлсәрия үзенең ялкау икәнлеген, аш-су пешерергә, йорт карарга осталыгы булмавы турында халык алдында беренче кат ишетте. Кызара да белмәгән иренең ялганын тыңлап торды да, Рәүфнең яңагына чабып, утырыштан чыгып китте. Ә партия әгъзасы Рәүф тырышып үрмәләгән җитәкче креслосын саклап кала алды.
Гөлсәрия үз өендә ялгызы яши башлады. Ялгызымы соң? Теләгән вактында улы Ильяс гайләсе белән кайтып китә. Әнә дивардагы рәсемнән аңа ире Юнысның саф күзләре карап тора. Хатын, шул күзләргә багып, шатлыгын да, кайгысын да бушата. Унсигез ел бергә тормыш көткән ирен беркем дә алыштыра алмый икән шул. Рәүф йортны сатарга күпме генә тәкъдим итсә дә, Гөлсәрияне эчтәге ниндидер үзе дә аңламаган бер сәбәп бу адымнан туктата килде. Хәзер ул шушы гади генә агач йортына сөенеп бетә алмый. Үз йортым... Кайда, ничек бассам да, үз йортым... Һаваларына хәтле икенче...
Җиде юл чатларында, кайларда адашып йөрдем мин, бәхетемне эзләп? Хаксызга кагылдым-сугылдым... Ярый, ничек кенә булса да, язмышым тагын шушы һәр бүрәнәсе газиз булган үз йортыма юл тапты... Монда хыянәт юк... Җәберләүче, кыерсытучы юк... Рәүф турында ишетергә дә теләмсә дә, бер районда яшәгәч, ишеттереп кенә тора халык. Гөлсәрия белән аерылгач, үзенә өйләндергән Фәнизәне көнләп, бик еш кына ертыкычтай кыйнавы беркем өчен дә сер түгел. Юк, сөенми Гөлсәрия үзен җәберсеткән кешеләрнең бәхетсезлегенә. Нишлисең, үзләре сайлаган язмыш...
Гөлсәрия эшләрен караштырды да, иртәнге авыл матурлыгына соклана-соклана, мәктәбенә табан атлады. Көтү куарга чыккан авыл халкы, хөрмәт белән баш кагып, исәнләшеп үтә. Мәктәптә аны белемгә сусаган укучылары көтә, яраткан эше көтә, укытучылар көтә... Үзен кешеләргә кирәк санаган ханымга ялгызлык турында уйлар киләме соң? Юк, һич кенә дә бәхетсез түгел Гөлсәрия... Ни эзләгәнен үзләре дә белмәгән парлы ялгызлар бәхетсез...
Чыганак: http://vk.com/
Фото: http://www.pravmir.ru/o-kreste-odinokoj-zhenshhiny/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250