Идея Николаевна Маргарита Васильева гаиләсенә ни өчен рәхмәтле? (+фото)
Өлкәннәр көнендә район башлыгы Рамил Нотфуллин тәрбиягә алынган Жилина Идея Николаевна янында булып, хәлләрен белеп, бәйрәм белән котлады.
Жилина Идея Николаевна тумышы белән Мәскәү кызы. Әтисе хәрби кеше булган, алар шул сәбәпле Украинага күчеп китәләр. Алга таба тормыш юлы Татарстан белән бәйләнә. Чаллы шәһәренә күченеп, озак еллар КАМАЗ автомобиль заводында хезмәт куя. Лаеклы ялга чыгып, сәламәтлеге какшый башлагач, ул үзенең картлыгын кайгыртып интернатка барып урнашу турында уйлана башлый. Ләкин аның язмышы башкача хәл ителә. Бүгенге көндә ул Зур Лызи авылында яшәүче социаль хезмәткәр Маргарита Васильева гаиләсендә тәрбияләнә. Аның яныннан бервакытта да кеше өзелми.
- Мин бүгенге тормышымнан бик канәгать, мине ялгызлыкта, язмыш кочагында берүземне калдырмаганнары өчен бик рәхмәтлемен. Рита сәламәтлегемне тикшереп кенә тора: кан басымын үлчи, даруларымны вакытында куллануны контрольдә тота, күзләремә дару тамыза, саф һавага алып чыга, дөрес туклануны тәэмин итә. Китап-журналлар укыйм, ил-көн яңалыклары белән танышып барам. Мин үзем яшь чагымда үзешчән сәнгатькә гашыйк идем. Хорга йөрдем, җырларга ярата торган идем, гитарада да уйнадым. Шул елларны сагынып сөйләргә генә калды инде хәзер... – ди Идея Николаевна истәлекләре белән уртаклашып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев