Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Иделем акчарлагы” конкурсы безнекеләргә җиңү алып килдеме? (+фото)

“Идел” яшьләр үзәге тарафыннан уздырылучы XIX “Иделем акчарлагы” яшь язучылар конкурсы җиңүчеләре билгеле.

Яшь язучыларны барлау максатыннан оештырылучы әлеге бәйге 2000 елдан бирле уздырыла. Бәйгегә татар телендә иҗат итүче яшьләр катнаша.
Бәйге берничә номинациядә үтә:
• поэзия; 
• проза; 
• драматургия; 
• балалар әдәбияты (төрле жанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтези). Әлеге номинация буенча катнашучы әсәрләр 4-14 яшьлек укучылар аудиториясен күздә тота; 
• хезмәт төбе – хәзинә (Татарстанда 2019 ел Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителү уңаеннан эшче һөнәрләр чагылыш тапкан әсәрләр). 
Бәйгедә 14-30 яшьтәге язучылар катнаша.

Быел райондашларыбыз Вилиса Александрова, Әдилә Хәбибуллина һәм Алина Николаева бәйгедә үз көчләрен сынап, сертификат ияләре булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев