“Идея генә булсын, хуплап алучы күп”, – ди район әфганчылар оешмасы җитәкчесе Дилүс ГАТИЯТУЛЛИН
Дөрестән дә, республикада беренче китап булды ул. Хәзер инде безнең үрнәктә берничә район чыгарды, бүген шөгыльләнүчеләр дә бар. Идеягә килгәндә, бу хакта берничә ел уйланып йөрдем, аннан ике ел ярым мәгълүмат тупланды.
– Сүзне моннан биш еллап элек дөнья күргән, районыбыз әфганчыларына багышлап сез чыгарган китаптан башлыйк әле. Иң элек, кем идеясе булды бу, кемнәр ярдәм итте? Белүемчә, ул чакта әле республикада мондый китап юк иде...
– Дөрестән дә, республикада беренче китап булды ул. Хәзер инде безнең үрнәктә берничә район чыгарды, бүген шөгыльләнүчеләр дә бар. Идеягә килгәндә, бу хакта берничә ел уйланып йөрдем, аннан ике ел ярым мәгълүмат тупланды. Ул чактагы район башлыгы Марат Хәевич хуплап каршы алды, 80 мең сум акча бүлеп бирде. Шул елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып эшләгән Рафис Корбан да ярдәм итте. 500 данәдә бастырган идек, авыл, мәктәп китапханәләренә, әфганчыларга бүләк иттек. Китапны сораучылар күп булды, ышанасызмы, үземә берәү дә калмады.
– Аны тулыландырып, Чечняда, башка “кайнар нокта”ларда хезмәт иткән райондашларны да кертеп, яңа китап хәзерләү уе юкмы? Сез бит үзегез Чечняда да булган, ике “кайнар нокта”да хезмәт иткән бердәнбер кеше (Дилүс – полиция подполковнигы, эчке эшләр бүлегендә хезмәт иткәндә 2011 елда ярты ел Чечен Республикасында ТР Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре составында контртеррористик операциядә катнаша – ред.).
– Хыялда бар инде ул. Әфганчылар турындагы китап чыкканнан соң читтә яшәүче райондашлар – элекке әфганчылар турында утызлап яңа мәгълүмат таптык. Нәтиҗәдә безнең районнан Әфган сугышында 179 кеше катнашкан, шуларның унбишкә якыны офицерлар булып чыкты. Бүген районда исән-саулар 117 әфганчы гына калдык, икесе хәрби хезмәттә һәлак булса, 33ен кайткач югалттык. Бик зур сан бу. Әле бит катнашучыларның иң өлкән дигәне дә пенсия яшенә җитмәде...Әфган яралары үзенекен эшли дигән сүз. 41 райондашыбыз дәүләт бүләкләренә лаек булган – бу сан да күпне сөйли... Ун елга сузылган Әфган сугышына тарих нинди генә бәя бирсә дә, анда ихтыяри-мәҗбүри хезмәт итәргә җибәрелгән ир-егетләребезнең гаебе юк, без кешеләргә шуны аңлатырга, мондый корбаннарны онытырга, хәтердән сызып атарга ярамавын гел исләренә төшереп торырга телибез. Шул максаттан, район социаль яклау бүлегенең бер бүлмәсенә әфганчылар музее да оештырдык.
– Килешәсездер, соңгы вакытта әфганчылардан күреп, районыбыздагы башка хәрби хезмәттә катнашучылар да бик активлашып китте. Алай гына да түгел, барыгыз берләштегез кебек. Бүген патриотик тәрбия турында ил башлыклары зур проблема итеп сөйләшкәндә, безнең районыбызның ир-егетләре, сүзләр белән артык мавыкмый гына, гамәлләре белән бөтен республиканы сокландыра, гаҗәпләндерә.
– Балтачка керү юлындагы паркны күздә тотасыздыр инде? Дөрестән дә, бу изге эшне әфганчылар башлаган иде. Марат Әхмәтов район башлыгы булып эшләгән соңгы елда аңа районда әфганчыларга һәйкәл салу идеясе белән мөрәҗәгать иткәч, ул берсүзсез ризалык бирде. Әмма эш башланырга өлгерми калды, Марат Готович Казанга, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып китте. Сүздә генә калыр инде дип курыккан идек, әмма Марат Хәевич та аның кирәклеген хуплады. Барысы да әнә шул 500 мең сумга төшкән һәйкәл төзелүдән башланды. Аннан аның тирә-юненә агачлар-чәчәкләр утыртылды, ике ягына үзебез ясаган пушкалар куелды, һәлак булучыларның фоторәсемнәре белән мемориаль аллея, башкасы өстәлде. “Тапканнар урын”, – диеп тәнкыйтьләүчеләр дә, бу һәйкәлнең кирәклегенә шикләнүчеләр дә табылды. Әмма без һәр елны әфганчылар белән берничә тапкыр шунда җыйналдык, венок-чәчәкләр куйдык, һәйкәлне онытмадык. Берничә елдан бу эшкә бер-бер артлы чик сакчылары, десантчылар, су асты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр, кыскасы, барлык элекке хәрби хезмәттә булучылар кушылды. Нәтиҗәдә һәр гаскәрнең әләм-символикалары, чикне хәтерләткән баганалар, хәрби вертолет, су асты көймәсе, БМП, легендар “Катюша”, заманча “Град” залплы реактив ут системасы макетлары – тулы бер хәрби комплекс барлыкка килде. Монда шунысын да әйтергә кирәк, бу техникаларның барысын да диярлек хәрби ветераннарыбыз үз куллары белән, гади труба-калай, җиңел машина тәгәрмәчләре һәм башкасын кулланып ясады. Эштән соң, үз теләкләре белән! Билгеле, булышучылар, башлап йөрүчеләр дә күп булды. Менә аларның иң-иң дигән активлары: Шамил Борһанов, Рәшит Ильясов, Наил Хөснетдинов, Ринат Зарипов, Илшат Мәгъсүмов, Фаил Габдрахманов, Наил Гыйләҗев... – санасаң, бу исемлектәгеләр ике дистәгә җыйнала.
– Әлеге комплексны Балтачка, үзәккә күчерәләр икән, диләр...
– Юк сүз бу. Элек кенә, әле бер һәйкәл булганда гына аны читкә төзеделәр, күренми дә, килүче дә булмас дигәннәр иде. Хәзер ул Балтачыбызга керә торган төп юл өстендә, иң күренекле урында. Икенчедән, хәзер инде ул шулкадәр зурайды, матурланды, корылмалары белән дә, мәгънәви яктан да баеды – аны күрми калу, яныннан тыныч кына, битараф кына үтеп китү мөмкин түгел. Биредә хәзер барлык хәрби гаскәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Без исә тагын шуны гадәткә керттек: башка гаскәрләрдә хезмәт итүчеләр дә бу көнне шушы комплекска килә, бер-беребезне котлыйбыз. Гаиләләребез дә килә, нәтиҗәдә һәр бәйрәм зур хәрби чарага әйләнә. Гадәти көннәрдә дә бирегә балалары, оныклары белән килүчеләр арта. Кыш көне дә карын чистартып, карап торучылар бар. Дөрестән дә, моның белән барлык райондашларыбыз, хәрбиләребез горурлана ала: әле республика районнарында мондый парк юк. Шуңа да без әлеге комплексның статусын рәсмиләштереп, “Ватан хәрбиләре мемориаль комплексы” исемен яулау буенча эш башладык. Шулай ук республикада бара торган парклар программасына кушылып булмасмы, диеп тырышабыз. Бу ниятебез барып чыкса, киләчәктә әлеге комплексны зур үзгәрешләр көтә: биредә утыргычлар, яктырткычлар, башкасы да булачак. Моңа кадәр барлык идеяләребез тормышка ашып барды, ни дисәң дә, изге эшкә теләктәшләр табыла. Бу хыялыбыз да чынбарлыкка әйләнер дип ышанасы килә.
Әңгәмәдәш – Гөлсинә ГАРИПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев