Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Идея Николаевнаның кәефе ни өчен яхшы?

Белгечләрне ул йорт ишегалдында ук яхшы кәеф һәм елмаю белән каршы алды. Алар килгән вакытта ул көндезге сәяхәттә булган.

«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре күптән түгел Идея Николаевна Жилина янына барып кайттылар.

Исегезгә төшерәбез, Идея Николаевна үзәк белгечләре карамагында тәрбияләнә. Белгечләрне ул йорт ишегалдында ук яхшы кәеф һәм елмаю белән каршы алды. Алар килгән вакытта ул көндезге сәяхәттә булган. Ярдәмчеләр урамга баскычларсыз уңайлы чыгу юлын ясаган, бу исә Идея Николаевнага мөстәкыйль рәвештә ишегалдына чыгарга мөмкинлек бирә. Аның өчен яраткан урыны – яңа уңыш һәм төрле төсләргә бай бакча.

Идея Николаевнага белгечләр тарафыннан ком терапиясе үткәрелде, ул тискәре эмоцияләрне, хис-кичерешләрне эшкәртергә, тирән тойгыларны белдерергә, куркудан һәм кичергән негативлардан азат итәргә мөмкинлек бирә.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль яклау