Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җигә белгәннәрдә өмет бар

«Ат көне»ндә барлыгы 15 бизәлгән ат катнашты, бәйгеләрдә 79 авыл хезмәтчәне  көч сынашты...

Күптән түгел «Сабантуй» ял паркында соңгы бер-ике елда авыл җирлегендә модага кергән “Ат көне” узды. Моны бәйрәм дисәң дә була, чөнки программада ярыш- бәйгеләрдән кала җыр-биюләр дә каралган, табигатьтә сыйланып алсаң да була. Әлеге бәйрәмгә карашыбыз үзгә һәм мәхәббәтле булырга хаклы. Чөнки Ат бит ул ата- бабаларыбызның горурлыгы, терәге булган, авыр елларда да халкыбызны ачлыктан саклап калган.Татарга ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле, дөнья атлы татарны гына таный дисәләр дә, әлеге игелекле малкайлар һәр милләтнең йөзек кашы.

– Районыбыз башлыгы инициативасы белән бу бәйрәмне икенче елын үткәрәбез инде, – ди “Ат көне” бәйрәмен оештырган спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин. – Ат чабышы гына түгел, йөк ташуны да, хуҗалык җитәкчеләренең ат җигү ярышын да (башка районнарда юк ул) керттек. Ат җигүне бер елны Бөрбашта үткән ветеринария хезмәткәрләре бәйрәмендә үткәреп караган идек, аннан әлеге “Аткөне”нә күчердек.

Ул көнне җигүле, матур итеп бизәлгән атларның асфальттан тояк тавышларын яңгыратып үтүләренә кадәр үк рәхәт иде. Ә чабыш атларын төрле заманча җиһазландырылган арбаларда алып килүләре үзе бер кызык, зур ипподромдагы кебек, масштаблы ат ярышларына әзерләнгәндәгедәй хисләр уяна. Болында  – баскан җирендә торалмый, ярышка старт көтеп йөргән чабышкылар, читтәрәк – бизәкле тәңкәләрен чыңлатып, тыныч кына чирәм чемченгән матуркайлар бәйрәмнең чын мәгънәсендә күрке, бизәге булып истә калды. Инде дә бу чара районыбызда традициягә әверелеп бара икән, димәк ул, киләсе елда да уздырылачак һәм аны һәрбер райондашыбызга барып күрү, катнашу, җаныңа рәхәтлек алу бик тә кирәк.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, безнең җирлекләрдә барлыгы 1404 ат бар икән. Шуның 1285е авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә, 119ы крестьян-фермер хуҗалыкларында. Иң күбе – “Кызыл юл” җәмгыятендә, биредә 133 ат асрала. “Татарстан” хуҗалыгында 149 ат бар. “Яңа тормыш”, Тимирязев исемендәге , “Бөрбаш” хуҗалыкларында да йөздән артык ат күренә. Районда ат асрамаган бер генә хуҗалык та юк, кайберсендә егерме ат булса да бар, калганнарында 30-90 арасы.

Көзге табигатьнең ямьлелегенә күмелеп үткән бәйрәмдә атлар ярышыннан кала, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре арасында ат җигү, хуҗалык атлары арасында йөк ташу ярышлары да бар иде. Бизәкле атлар да үз бәясен алды. Атлар чабышында җиңү яулаучыларны газета битләрендә күрсәттек (5 октябрь, №39), ә менә башкаларының урыннары билгеле түгел иде әле. Һәм менә бу атнада җиңүчеләр мәгълүм булды, призлы урын ияләре җитәкчелекнең эшлекле шимбә киңәшмәсендә бүләкләнде. Өч төрле бәйгенең гомуми нәтиҗәләре буенча, беренче урынны “Сосна” җәмгыяте (рәисе Фирдәвес Ситдыйков), икенче урынны Тимирязев исемендәге җәмгыять (Булат Исрафилов), өченче урынны “Кама” хуҗалыгы (Рәкыйп Нәҗипов) алды. Әлеге өчлек кысаларында җитәкчеләрнең ат җигүләре дә каралган иде. Биредә “Кама “ җәмгыяте рәисе Рәкыйп Нәҗиповка тиңнәр табылмады, аннан кала “Кызыл юл” җәмгыяте рәисе Фердинант Хәйруллин осталыгын күрсәтте, “Сосна” җәмгыяте рәисе Фирдәвес Ситдыйков та коллегаларыннан калышмады, өченче урынны алды. Йөк ташуда “Сосна” җәмгыяте беренче урынга лаек булса, тимирязевлылар – икенче, камалылар өченче булдылар. Бизәкле атларга килгәндә, алар искиткеч иде! Рәхмәт күңел биреп, атларны шулкадәр матур итеп бизәп алып килүчеләргә – күз явын алырлык кызыл-ал чуклы атларга сокланмый мөмкин түгел иде. Үзенең гел дә бизәкле атлары белән Тимирязев исемендәге җәмгыять беренче урынга лаек дип табылды, икенче урын “Дуслык” белән “Сорнай” атына бирелде, өченчелекне “Сосна” җәмгыяте аты яулады.

«Ат көне»ндә барлыгы 15 бизәлгән ат катнашты, бәйгеләрдә 79 авыл хезмәтчәне  көч сынашты.

Рәкыйп НӘҖИПОВ: “30 елдан артык ат җиккән юк иде. Шулай да әлеге бәйгегә тренеровкалар аша килмәдем, баргач кына, кайбер кагыйдәләре онытылмады микән дип, бер тапкыр җигеп-туардым. Юк, онытылмаган! Онытылырга, тавык фермасында әти янында ат җигеп үскән малайлар бит без! Яшьлек атлар янында үтте. Әлеге бәйгедә ат җиккәч тә күңелдә ниндидер бер рәхәтлек барлыкка килде, яшьлек кире кайткандай тоелды”.

Фирдәвес СИТДЫЙКОВ: Узган ел ат җигүдә беренче урынны алган идем, быел өченче урында. Күрәсең, конкурентлар көчәя. Атларны бик яратам мин, балачак, яшьлек шул малкайлар белән үтте. Хуҗалыкта да 100 башка якын ат асрала, 5 чабышкыбыз бар. Мондый бәйрәмнәр кирәк дип саныйм, атларны бетермәскә, атларга карата мәхәббәт тәрбияләүгә тәрбияви бер алым булып тора ул. Рәисләргә генә түгел, бүтән җитәкчеләргә дә җиктерергә кирәк атларны (елмая)!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Атлар көне