Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игелек җирдә ятмас

Гомер көзебез якынлашкан мизгелдә күңелләребез дә нечкәрә, йомшара бара икән. Шуңа дип әйтимме, үзебезнең бәйрәм - "Өлкәннәр көне"н аеруча бер дулкынлану белән көтеп алам.

Хөкүмәтебез бу бәйрәмне игълан итеп дөрес эшләгән. Чөнки өлкәннәребез шушы ункөнлек эчендә чын күңелләреннән рәхәтләнеп ял итеп калалар. Кунакларга йөрешәләр, үзләренә булган кадер-хөрмәтне күреп куаналар. 29 сентябрь көнне СМУ оешмасы без - өлкәннәрне корбан ашына чакырды. Мин моңа шәхсән үзем бик куандым, ничә ел бергә эшләгән хезмәттәшләремне күрәм бит, дип эчке бер дулкынлану кичердем.

Менә без мул итеп әзерләнгән табын артында. "Бер утыру - үзе бер гомер", диләр. Сагынылган, сөйләшеп сүзләребез бетми. Әле күңелләребез белән беребез дә картаймаганбыз икән бит - үзебезне яшь егет-кызлар кебек хис иттек. Шушы очрашуны оештырып, хезмәттәшләр белән бәйле хатирәләрне яңартырга мөмкинлек тудырганы өчен оешма җитәкчесе Алмаз Рашит улы Нотфуллинга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Ул узган елларда да үзәк мәчеттә ифтар ашы (авыз ачу) мәҗлесләре оештырып, бик мулдан тутырылган күчтәнәчләр белән озата иде. Аллаһы Тәгаләнең мең рәхмәте яусын аңа! Алдагы тормышында ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге белән яшәп һәм эшләп, без өлкәннәрне озак еллар үзенең игелекле гамәлләре белән сөендерергә язсын.
Барлык СМУ оешмасы өлкәннәре исеменнән Хезмәт ветераны Рашидә Фәйзуллина.
Фото: http://saratovsegodnya.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250