Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игелекле авылдашыбыз турында

Авыл халкы өчен җан атып, булсынга дип тырышып йөргән Тәгъзимә апа Сәгтдинова кебекләр һәр төбәкнең йөз аклыгы булып тора. Хәер, Тәгъзимә апаның туган авылы халкы өчен башкарган игелекле хезмәтләре барысы да авылдашлар күз алдында.

Тәгъзимә апа Сәгтдинова сугыш арты елларында Куныр авылында туа. Әтисе Гафиятулла абый Бөек Ватан сугышында катнашып, исән сау кайтып, 93 яшендә вафат була. Әнисе Кадимә апа гына 75 яшендә гүр иясе була. Тәгъзимә апа алты балалы гаиләдә икенче бала булып буй җитә. Авылдашы Гадилгә кияүгә чыккач, алар Казахстан якларына чыгып китәләр, икесе дә шахтада эшлиләр. Олыгая төшкәч туган як барыбер үзенә тарта. 1997 елда алар Кунырга кайтып бик матур йорт җиткерәләр. Әмма Гадил абый авырып вафат була. Кызлары Фәридә Мәскәү шәһәрендә яши. Уллары Элдар исә инде ике дистә елдан артык участок вәкиле булып эшли. Әти-әнисе кебек ул да бик ярдәмчел, акыллы, тырыш, халык ярата, хөрмәт итә үзен. Ике ел элек Элдар Дагестанда хезмәт итеп кайтты. Тормыш иптәше Зөһрә белән 2 малай үстерәләр. Тәгъзимә апа йортта олы кеше, яраткан әни, әби.

2005 елда Куныр мәчетенә Исмәгыйль дигән шәкерт килгәч, 29 хатын-кыз укырга, вәгазь тыңларга йөри башлыйлар. Алар арасында Тәгъзимә апа да була. Шуннан бирле Тәгъзимә апа Куныр авылы халкына игелекле хезмәт күрсәтә. Мәчетне, мәчет әйберләрен тәртипләп тота, мәет юып озата, мәҗлесләрдә Коръән укый, хәтта күрше авылларга да ашларга дәшәләр, бер кешегә каршы килми. Ел саен мәчеттә Гает ашлары үткәрүдә башлап йөри. Авылда Мәүлет бәйрәмнәрен мәдәният йортында зурлап үткәрүдә дә аның өлеше бик зур. Анда вәгазьләр, мөнәҗәтләр, шигырьләр укыла, балаларга чәй оештырыла.
Куныр авылының ике зиратына койма тоту өчен Тәгъзимә апа йорт саен кереп акча җыеп, кешеләр белән сөйләшеп, аларны эшкә тарта алды. Ураза айларында да мәчеттә авыз ачтыру кичәләрен башлап йөрүчеләрдән. Тәгъзимә апа ветераннар Советы әгъзасы да. Куныр авыл җирлеге тарафыннан нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итсәк тә тыңлый, ярдәменнән, киңәшеннән ташламый. Мәдәният йортында үткәрелгән чараларда татар киеме киеп, үзе язган матур шигырләрен укып күп кешенең күңелен яулады. Куныр авылы халкы Тәгъзимә апага бик рәхмәтле, аны бик хөрмәт итә, киләчәктә дә аңа саулык-сәләмәтлек, җан тынычлыгы, балаларының игелеген күреп, авылдашлар белән бергә тагын да игелекле эшләрен дәвам итәргә язсын.

Тәгъзимә апа үзе дә: "Аллаһы тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен, биргән сәләмәтлегемә, туган якларыбызга кайтып урнашуыбызга", дип сөенә. Авылдашларга рәхмәт йөзеннән шигырь дә язган.

Рәхмәт Сезгә авылдашлар
Якты йөзегез өчен.
Очраганда сәлам биреп
Тәмле сүзегез өчен.
Авырсынмый, кыерсытмый
Арагызга керткәнгә.
Читтән кайткан читчеләргә

Күңелегез җиткәнгә.

Илзия Нәҗипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250