Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игътибар: уяу булыйк! (фото)

Сүз соңгы вакытта республикабыз территориясенә очып кергән идарәчесез очкычлар турында бара.

Кичә кич район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов Балтач районының террорга каршы көрәш комиссиясе вәкилләрен, бүлек мөдирләрен оешма-предприятиенең кайбер җитәкчеләрен чираттан тыш киңәшмәгә җыйды. Сүз соңгы вакытта республикабыз территориясенә очып кергән идарәчесез очкычлар турында бара.

— Республикада булган хәлләр турында ишетеп беләсез, шуңа күрә уяу булырга кирәк. Нинди генә очракта да тормыш дәвам итә, кая гына барсагыз да, кайда гына һавада я булмаса юлда шикле әйберләр күрсәгез, чит-ят кешеләргә юлыксагыз, тиешле органнарга хәбәр итүегез сорала,- диде ул. 

Шикле әйберләргә юлыкканда 112 номеры буенча, я булмаса полициягә мөрәҗәгать итү кирәк. Шунысы бар, хәбәр ялган булмаска тиеш, ялган хәбәр икән, моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган. 

Һәрбер җитәкче үзенең хезмәткәренә иминлек кагыйдәләрен искәртергә, инструктаж үткәрергә, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда үз-үзен тотышына төшендерергә бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Террорга каршы