Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игътибарлыгы булыйк!

Илдә террорчылыкка чакырулар белән хәбәрләр, шалтыратулар булырга мөмкин.

Шул ук вакытта пилотсыз очу аппаратлары очарга да мөмкин. Игътибарлыгы булыйк. Һәр бер очрак буенча хокук саклау органнарына һәм җирлек башлыкларына хәбәр итүегез кирәк. 

Пилотсыз очу аппаратлары күргән очракта иң беренче чираттта алар сезне күрми торган урынга күчәргә кирәк.

Шикле предметларга юлыккан очракта куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау кирәклеген һәм аларның халык иминлегенә куркыныч тудырырга мөмкин икәнен истә тотарга кирәк. 

Әгәр дә нинди дә булса предмет шикле тоелса, бу фактны игътибарсыз калдырмагыз. Җәмәгать транспортында онытылган яки хуҗасыз әйберләргә юлыккан очракта якындагы кешеләрне кисәтү, аның кемнеке икәнен һәм кем калдырырга мөмкин булганлыгын ачыклау мөһим. Хуҗасы ачыкланмаган очракта, табыш турында шунда ук шоферга (машинистка) хәбәр итү кирәк.
Күпкатлы йортлар подъездында билгесез әйберләргә юлыккан очракта да сак эш итү, хуҗасы билгеләнмәгәндә, табыш турында шунда ук полициягә хәбәр итү урынлы. 

Оешма-учреждениеләрдәге билгесез табылдыклар турында бинаның администрациясенә яки сак хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

Барлык санап үтелгән очракларда да: 
🔺шикле әйберләргә кагылмагыз, хәрәкәтләндермәгез, табылган әйберне урыныннан күчермәгез, ачмагыз; 
🔺шикле предметлар янында радиошартлаткычларны кабызырга сәләтле чаралар, кәрәзле телефоннар кулланмагыз; 
🔺предметны табу вакытын исегездә калдырыгыз; 
🔺кешеләр шикле предметтан мөмкин кадәр ераграк китсен өчен, мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышыгыз; 
🔺оператив тикшерү төркеме килүен көтегез (онытмагыз, сез бик мөһим шаһит). 

❗Шуны истә тоту кирәк: предметның тышкы кыяфәте аның чын максатын яшерә ала. Шартлаткычлар өчен камуфляж буларак иң гадәти көнкүреш әйберләре кулланыла: сумкалар, пакетлар, тартмалар, уенчыклар һ. б..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терроризм