Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игътибар Балтачта рейдлар башланды

Балтач районында бүгенге көндә чит илләрдән кайткан 21 граждан исәпләнә. Исегезгә төшерәбез, барлык кайткан кешеләр 14 көнгә үз-үзләрен изоляцияләүне тәэмин итәргә тиеш.

Изоляциядәге гражданнарның карантин режимы үтәлешен тикшерү буенча рейдлар уздырылды. 31 март 2020 ел, сишәмбе көнне уздырылган рейдтан репортаж.

Балтач районында бүгенге көндә чит илләрдән кайткан 21 граждан исәпләнә. Исегезгә төшерәбез, барлык кайткан кешеләр 14 көнгә үз-үзләрен изоляцияләүне тәэмин итәргә тиеш.

Көн саен полиция хезмәткәрләре, Роспотребнадзор белән берлектә, изоляциядәге гражданнарның карантин режимы үтәлешен тикшерү буенча рейдлар үткәрә.

Рейдлар барышында хокук бозулар ачыкланмады, изоляциядәге барлык гражданнар да өйләрендә. Үз-үзеңне изоляцияләүче кешеләргә өйдәге изоляция шартларын һәм режимны бозу нәтиҗәләрен аңлаталар.

Үз-үзеңне изоляцияләү астында гаилә әгъзалары һәм башка затлар белән элемтәгә кермичә, фатирда яки өйдә генә тору күздә тотыла.

Изоляцияләнүченең үз торагы территориясендә хокуклары чикләнмәгән, әмма йортын ташлап китәргә хокукы юк (кешеләр белән элемтәгә керү видео/аудио, интернет-элемтә аша мөмкин).

Изоляциядәге гражданнарны торган барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итү өчен туганнары, волонтерлар һәм башка затлар җәлеп ителә ала (изоляцияләнүчеләр белән шәхси контактка кермичә).

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рейд карантин үзизоляция