Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ихластан

15нче февраль Әфганстан җиреннән совет сугышчыларының чыгарылган көне. Әнә шул көннәрдән бирле 23 ел вакыт узды.

Ә ул елларның авырлыгы чит-ят җирләрдә өзелгән яшь гомерләр, хәбәрсез югалганнар, гомерлеккә инвалид калган егетләрнең саны белән билгеләнә. Шуңа да әлеге көн сугышта һәлак булучыларны, сәламәтлекләрен югалтып кайтып, туган җирендә вафат булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар! Сезне әлеге көн белән тәбрик итәм. Мондый сугышларны бүтән беркемгә дә күрергә язмасын! Илебез тыныч, күгебез аяз булсын. Гаилә иминлегендә, матур көннәрдә, балала-рыбызның шат авазына куанып, саулык-сәламәтлек белән яшәргә язсын. Беркемнең дә сезнең бурычыгызның намус белән үтәлүен онытырга хакы юк. Ел да Әфганчылар көне уңаеннан үткәрелгән очрашулар, мәдәни чаралар сезнең бердәмлекне ныгытсын, уртак максатларыгыз тормышка ашсын.
Руслан РАХМАНОВ район хәрби комиссары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250