Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ихтыярый-мәҗбүри

Чисталык комиссиясе 11нче сентябрь көнне кышка хәзерлекне тикшерү максатыннан, Норма авыл җирлегенең Норма, Кариле, Чапшар һәм Кили авылларында булды.

Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Абдхрахманов үз җирлеген теше-тырнагы белән якларга тырышса да, комиссия барыбер кимчелекләрне тапты. Фәрит Фәртович белдерүенчә, авылларда һәркем тирә-якны чиста тоту, авыл төзеклегенә игътибарлы булу турында яхшы белә. Чөнки һәр шәхси хуҗалыкта булып, бу хакта сөйләшү булган. Ә менә чираттагы рейд вакытында кайбер сансыз бәндәләр өчен җирлек башлыгына чыннан да кызарырга туры килде. Әмма Фәрит Абдрахманов хаталарны тиз арада төзәтергә сүз бирде.
Рейд вакытында капка төбендәге үләннәрне ялт иттереп чапкан, чәчәкләр үстергән шәхси хуҗалыклар янәшәсендә кирәксә-кирәкмәсә дә төзелеш материаллары алып кайтып куйган хуҗалар да очрады. Норма авылының М. Гафури, Ленин урамнарында ком, таш өсләренә хәтта үләннәр үсеп беткән. Иске кибет тирәсе авыл хуҗалыгы территориясе диярсең. Биредә салам түкләренә дә, бозау арканларга да урын табылган. Юкса, бу үзәк урам. М. Гафури урамы башланган урында зур топольләр төбен агач калдыклары, багана һәм тимер торбалар «саклый». Норма фермасы исә килгән һәр кешене алабуталар белән каршы ала. Күрәсең, бу гүзәллекне чабарга әмер бирү өчен җитәкчеләрнең батырчылыгы җитмидер. Биредә шунысы игътибарны җәлеп итте, терлекләрне куу өчен калдырылган махсус юллар (скотопрогон) башка вазыйфа башкара, андадыр чеби оясы, печәне һәм саламы. Кариленең М. Мәһдиев урамындагы 12нче йортның бакча башында машинага тап булдык. «Байлык»ны су буена яшерсәләр дә, комиссия әгъзаларына аны эзләп табу авыр булмады. Пионер урамы, 24нче йорт капка төбе дә таш, плитә, бүрәнә белән шыплап тулган. Хуҗа кеше төзелеш алып барам, дип ышандырса да, төзелеш материаллары капка төбенә инде күптәннән тамыр җәйгән. Чапшар авылында исә комиссия бәйләнерлек бернәрсә дә тапмады.
Кили авылына кергәндә каен полосасы безне ташландык хәлдә каршы алды. Монда ниләр генә юк. Төсле металл, төзелеш материаллары, салам рулоннары. Полоса, әйтерсең, склад (рәсемдә). Экология инспекторы Мансур Ибраһимов һәм чисталык комиссиясе тарафыннан гаепле кешегә беркетмә төзелде. Хуҗа кеше үз гаебен танып, биредә тиз арада тәртип урнаштырырга сүз бирде.
Киләчәктә рейдлар график буенча башка авыл җирлекләрендә дәвам итәчәк. Килеп штраф салганны көтеп ятарга кирәкми, җәмәгать. Ихтыярый-мәҗбүри булса да, тирә-ягыбызны чистартыйк, авылның төзеклегенә хилафлык китермик.
Чисталык комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250