Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

III Татарстан халыклары Съездында райондашларыбыз да катнашачак

Республикада зур вакыйга көтелә: агымдагы елның 22 апрелендә Казанда III Татарстан халыклары Съезды узачак.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар вәкилләре, хакимият органнары вәкилләре, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.
Алдагы Съезд 2007 елда узды. Ул вакытта Милли-мәдәни җәмәгатьләр Ассоцияциясен Татарстан Республикасы территориясендә яшүче халыклар вәкилләре Ассамблеясенә (Татарстан халыклары Ассамблеясе) үзгәртү карары кабул ителде. Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин билгеләнде.
Беренче Съезд 1992 елда ТР беренче президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән узды. Бу - Татарстан Республикасында милли-мәдәни хәрәкәтне һәм милләтара мөнәсәбәтләрне үстерүдә төп этап булды.
Бу дөньякүләм зур чарага районыбыздан катнашу һәм үз фикер-тәкъдимнәрен белдерү өчен делегация барачак. Район башлыгы Рамил Нотфуллин районның делегациясе җитәкчесе.
1. Татарстан Республикасының Президент Аппараты җитәкчесе Сәфәров Әсхәт Әхмәт улы.
2. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов,
3. "Хезмәт" газетасы редакторы, Иҗтимагый Совет рәисе Вакыйф Зәкиев,
4. Леонид Дмитриевич Сапожников - Сырья авыл клубы мөдире, райондагы удмурт халкының милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе,
5. Валентин Васильевич Максютов - райондагы мари халкының милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе, Улисъял авылының старостасы,
6. Гөлчәчәк Гыйләҗева - Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Балтач муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе, Балтач урта гомуми белем мәктәбе директоры.
7. Зөлфирә Камалова - "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының райондагы бүлек җитәкчесе.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250