Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ике авыл арасы, атлап кына барасы» - 3 ягъни «Хезмәт» десанты Гондырда

22 ел «Азьлане»да машинистка булып эшләп киткән Мария Борисова авылда мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан икән инде. Өч малае да үсеп җиткән. Гаилә корып авылда калганнар.

Олысы Николайны бергәләп йорт җиткереп башка чыгарганнар. «Алга»да бульдозерда эшли. Быел яңа трактор биргәннәр үзенә. Шулай ук «Алга»да эшләүче тормыш иптәше Галина белән 3 малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Әти-әниләре, туганнары ярдәме белән йорт җиткереп башка чыккан Виталий да «Алга»да тракторда эшли. Тормыш иптәше Лариса Шубан фермасында сыерлар сава. 1 кыз үстерәләр. Төп йортта төпчекләре Алексей калган. Шулай ук механизатор. Сезонда комбайнга утырса, кышын төрле эшкә йөри. Тормыш иптәше Ирина Балтачтагы аптекада эшли. Үзе машина йөрткәч, аңа җайлы. Үзенекен дә, туганнарының балаларын да Кече Лызидагы балалар бакчасына илтә, алып кайта. Борисовларның һәркайсы малны күп асрый, гаиләләреннән арткан итне, сөтне сатып өстәмә акча эшлиләр, шул исәпкә хуҗалыкларын гел төзекләндереп, яңартып торалар.
- Өйләргә газ, су кергән, электр белән өзеклек юк. Юлларны да рәтләделәр. Хәзер элекке шикелле азапланып яшисе юк инде, - дип сөенә Мария Константиновна.
Гондырда башкаларыннан әлләни аерылмаган зур, төзек тагын бер йортка кердек. «Минем исемне язмагыз түлке», диде хуҗа хатын. Өйдә яшь баласы да бар. Биектау районындагы больницага барып эшли икән. Ул 20 ел хезмәт куйган Балтачтагы туберкулез больницасы ябылгач, районда эш тапмыйча, шунда киткән. 4 балалары бар. Эшкә атнага ике тапкыр барып тәүлек буе эшли, калган вакыты өйдә, балалары янында. Эштә вакытта кечкенәләрен Балтачтагы әнисендә калдыра икән.
Ире «Алга»да тракторчы. Балалары Кече Лызи мәктәбендә укый, олысы Казанда югары белем ала. Мәктәпкә йөртүче автобусның бик еш ватылуыннан зарланды ана. Бу зарны укучы балалары булган башка әти-әниләрдән дә ишеттек. Гел уңай якларны гына әйткән, зарланырга яратмаган Гондыр халкы монысын тәмам үзәгенә тигәнгә әйтте бугай. Әнә бит күрше авыл Ярак Чурмадагы фельдшер-акушерлык пунктына, кибеткә дә канәгать булып йөри алар.
Александр КУНАЕВ
Вакыйф ЗӘКИЕВ
Ясминә ШӘМСЕТДИНОВА
Хәлил НӘКЫЙПОВ
Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250