Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике авыл арасы, атлап кына барасы - 4 ягъни «Хезмәт» десанты Ярак Чурмага юл алды (фото)

Гондыр халкы үз авылын, тормыш рәвешен «санаторий» яки «курорт» белән чагыштыра. Әнә Ксения Филиппова: «Кибетсез, клубсыз, медпункты, мәктәбе, балалар бакчасы булмаган авылда яшәүне «курорт» дими ни диясең инде тагын?!

Мин үзем 40 елга якын Балтачка йөреп эшләдем, меховойда хезмәт куеп, пенсиягә чыктым. Бүгенге көндә хайван асрап, аны сатып бераз табыш алабыз, ләкин үстереп эш иткәнче чыккан чыгымы кергән акчаны капларлык түгелен һәммәбез дә беләбез. Барысы да: ашлык, печән, саламын да сатып аласы», - дип әйтеп үтте. 4 бала анасы Галина Борисова ике яше тулган кызы Лизага балалар бакчасы булса иде, дип тели. «Өч малайны да мәктәпкә кадәр өйдә үстердек. Ул вакытта колхозга чыгып бригадта төрле эшләрдә йөрдем. Колхоз соңгы вакытта бәрәңге дә утыртмый башлады бит. Моңарчы көзен басуда бәрәңге алсак, кышын подвалга аралауга, сату өчен әзерләүгә чакырып, эшкә дәшеп алалар иде, ә хәзер эше дә юк. Ә студент малайларны укытырга кирәк.
Мәктәп укучыларын Лызидан автобус килеп ала, еш кына ватылып килми дә кала, ул вакытта я әти-әниләр соратып, я мәктәп кушып, Карадуган мәктәбе автобусы килә. Анысы өчен рәхмәт. Ләкин автобус гел ватылгач, без, әти-әниләр бик борчылабыз. Куркыныч бит, иртән исән-сау йөрсеннәр инде дип, балаларыбызны мәктәпкә озатып калабыз», - дип йөрәгендәге борчуларын да ачып салды.
5-6 еллар элек юлларга вак таш түшәлгән булган. Хәзер ул юл шактый таушалып бара. Без асфальт юл күрербезме икән берәр кайчан, дип тә хыялланалар алар. Яз-көз айларында күрше Ярак Чурма авылына фермага эшкә йөрибез, авырсак медпунктка төшәбез, башлангыч мәктәпкә балаларны йөртәбез, пычракларда җәяүләп йөрүе бик авыр бит, дияләр. Әле ярый Ярак Чурма медпунктында эшләүче фельдшер Лариса Степанова шушы Гондыр авылыныкы икән. «Тәүлекнең кайсы вакытында килсәк тә, ял көннәрендә дә гозере төшкәннәрне кире бормый, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер ул», - дип мактап уздылар.
БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘПТӘ - 4 ТЕЛ
Ярак Чурма башлангыч мәктәбендә 12 бала укый, 5 укытучы белем бирә. Төп укытучы икәү булса, калганнары татар, удмурт һәм инглиз телләреннән Кече Лызи мәктәбеннән килеп укыталар. Гаиләдә ана телендә генә сөйләшеп килгән бала өчен өч чит тел өйрәтелә.
Мәктәпнең өлкән укытучысы Маргарита Антонова: «Мәктәп бинасы да шактый тузды инде. Ел саен ремонт ясап, төзәткәләп торганга гына кимчелекләр ярылып ятмый. Әти-әниләр комитетына рәхмәтебез зур. Ремонт, буяу эшләренә ярдәм итәләр. Иң зур рәхмәтебез «Алга» җәмгыяте җитәкчесе Раиф Гыйльмуллинга. Ул быел җәй көне мәктәп өчен 21 мең сумлык акчалата иганәчелек ярдәме күрсәтте. Иске коймаларны сүтеп, яңа сетка тоттык, калган акчасына обойлар, буяулар алынды», - дип әйтеп үтте.
Авыл халкы киләчәктә мәктәп-бакча комплексы булса иде дип тә хыяллана. Чөнки авылда төпләнеп калган яшь гаиләләр бар, быел гына да дүрт бала туган, ел ахырына кадәр тагын ике гаилә ишәячәк икән.
«КЛУБЫБЫЗ ИСКЕ, ӘММА МЕДПУНКТЫБЫЗ ЯҢА»
Клуб мөдире Людмила Фомина исә: «Клубыбыз да бүгенге көндә авария хәленә җитеп килә: түбәсеннән су ага, түшәменнән ком коела, ишек яңаклары какшаган. Безнең авылда клуб яки бакча-мәктәп комплексы кайчан булыр икән, гомумән, аларны төзү планда бар микән?!» - дип авыл халкы өчен кирәкле төп объектларны үзәккә куйды.
Узган ел кулланылуга тапшырылган фельдшер-акушерлык пункты исә матур гына эшләп килә. Яңа бинада эшләүләре үк рәхәт. Якты, җылы бүлмәләрдә авыртулар да юкка чыга.
- Яңа пункт булгач эшчәнлектә хәзер проблемалар юк. Әмма юл проблемасы үзәккә үтә. Мин Гондыр, Ярак Чурма, Лызи II өлеш халкына медицина ярдәме күрсәтәм. Пычраклар башлану белән Лызи авылына юллар тәмам өзелә. Ярый әле кышын чаңгы белән йөреп була бик ашыгыч чаклар була, - ди фельдшер Лариса Степанова.
Александр КУНАЕВ
Вакыйф ЗӘКИЕВ
Ясминә ШӘМСЕТДИНОВА
Хәлил НӘКЫЙПОВ
Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250