Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике авыл арасы, атлап кына барасы – 5 ягьни «Хезмәт» десанты Ярак Чурма авылында (фото).

ӘТИ НИГЕЗЕН САКЛАП

Ярак Чурмада хуҗалыгында төзекләндерү эшләре алып баручы Александр Фоминга тукталдык. Эшчеләрнең икесе үз малайлары булып чыкты. Александрның малайлары өчесе дә авылда калганнар. Олысы Геннадий өйләнеп үз йорты белән тора, өч балалары бар. Уртанчысы Валерий да өйләнгән. Әлегә гел яңартып, зурайтып торылган иркен йортта әти-әниләре белән бергә яшиләр. Бик тырышкан Александр Петрович, әле бу йортта өйләнсә, кечесе Анатолий гаиләсенә дә урын җитәрлек.
ЕРАК КИЛӘЧӘГЕ БАР
Гондырда да, Ярак Чурмада да бабалары, әти-әниләре нигезен яңартып саклап яшәүче гаиләләр аз түгел. Фоминнар күршесе Спиридоновлар да шундый. Матрена апа бу йортта иң өлкәне. Киләсе елга 90 тула, ди. Әле хәтере яхшы. Үзенең ике малаеннан тыш тагын ике ятим малайны тәрбияләп үстергән. Хәзер улы Василий килене Ольга тәрбиясендә яши.
Василий фермада каравыл тора, Ольга эш булганда эшкә чыга, әлегә өйдә тора. Инде үзләре улларын өйләндергәннәр. Владимир «Алга»да тракторчы, Елена төрле эштә. Аларның ике малайлары әби-бабай тәрбиясендә өйдә ята. Әлегә мәктәп кирәкми, Лызига кадәр бакчага илтәсе юк дип сөенәләр.
Гондыр белән Ярак Чурмага 20ләп кечкенә бала җыела. Башлангыч мәктәп янында бер балалар бакчасы да булса, буш тормас иде, - ди шушы ике авылда яшәүчеләр дә. Әнә Василий Спиридоновның ноябрьдә кече улы Александр да өйләнгән. Хатыны Надежданы көн саен Урта Көшкәткә йөртә. Анысы андагы мәктәптә укыта икән. Ярак Чурма тирәсендә эш булмаса, ирен дә шул якка алып китәргә мөмкин. Александрның үзенә дә монда даими акча керерлек көндәлек эш юк.
Авылларда эш юк. Күбесе авылда яшәп, читтә эшләп йөри. Әмма башка чыгып, яңа йорт җиткереп яшәүче яшь гаиләләргә карап Гондырның да, Ярак Чурманың да ерак киләчәге бар әле дип сөенәм, - ди авылның иң өлкән кешеләренең берсе Матрена әби.
АВЫЛНЫҢ БЕРДӘНБЕР БИЗНЕСЫ
Бу як авылларда гаилә фермалары тотучылар да, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә юк. Ярак Чурма егете Михаил Васильевны санамаганда. Михаил ике авылдан сөт җыя. «Үзебезнең кеше булгач бик уңайлы. Булган егет ул, үз пилорамасы бар», диләр. Авылның бер-дәнбер бизнесы булган әлеге пилорама берничә кешене эшле дә иткән.
ЙОМГАКЛАП...
Авылның киләчәге турында «Алга» күмәк хуҗалыгы рәисе Раиф Гыйльмуллинның да фикерләрен белдек. Сүзенең башында ул бу авыллардагы күмәк хуҗалыкта эшләүчеләрне тырыш, карусыз, эшне җиренә җиткереп башкаручылар, дип бәяләде.
Авылларда эшсезлек мәсьәләсе ул гомуми район, республика күләмендә хәл ителәсе зур проблема. Ярдәм йөзеннән, шәхси хуҗалыкларда терлек асрау өчен азыгын, терлеген бирергә тырышабыз, ди. Дуңгыз фермасы тотуның бөтенләй файдасы калмады, хәйран зур чыгымнар чыгарып, ул ферманы мөгезле эре терлек тотарга реконструкция ясадык.
Бүгенге көндә эшләр тәмамланган, терлек туплап, тулы көченә эшләтә башласак, эш урыннары да артачак. Гомумән, авыл кешесенең язмышы үз кулында, дәүләт тә ярдәм итәм дип атлыгып тормый бит. Киләчәктә илләр имин булса, бергә-бергә кул тотынып яшәрбез шәт, ди рәис.
Александр КУНАЕВ
Вакыйф ЗӘКИЕВ
Ясминә ШӘМСЕТДИНОВА
Хәлил НӘКЫЙПОВ
Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250