Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ике авыл арасы, атлап кына барасы» дип Гондыр һәм Ярак Чурма авылларына юл тоттык

Без кечкенә авыллар белән танышуыбызны дәвам итеп, Гондыр һәм Ярак Чурма авылларына юл тоттык. Шубан авыл җирлегенә кергән әлеге авылларда барлыгы 64 хуҗалык исәпләнә.

Гондыр авылы.
Балтачтан 8 километр төньяк-көнбатышта Шушма елгасының сульяк кушылдыгы булган Гондыр инеше буена урнашкан удмурт авылы. 1919-1960 елларда Гондыр авыл Советының үзәге. Административ халәте Ярак Чурма авылыныкы белән тәңгәл. Татарлар авылны «Аю авылы» дип тә атыйлар, чөнки «гондыр» сүзе татарчага «аю» дип тәрҗемә ителә. Авылга XIX гасыр башында аучылык белән шөгыльләнүче Зур Лызи авылы кешеләре нигез салган.
1930 елда колхоз оеша, аңа «Зядра» («Ядрә») исеме бирелә. Колхозның беренче рәисе Иван Егоров. 1935 елда колхозның исеме «Выль сюрес» («Яңа юл») дип үзгәртелә.
Авылның сугыштан соңгы тормышы Ярак Чурма авылы белән бергә барган, аннан аерылгысыз.
Ярак Чурма авылы
Удмуртлар яши торган бу үзенчәлекле авылның исеме татарчага турыдан-туры «ертык капчык» дип тәрҗемә ителә. Мондый усал исемнең килеп чыгуын халык үзенчә аңлата. Авылга XVIII гасырның икенче яртысында Зур Лызи авылыннан ниндидер үпкә-низаг белән чыгып китәргә мәҗбүр булган кешеләр нигез салган. Алар, әлеге үпкәне оныта алмыйча, килгән-киткәннәргә кунакчыл булмаганнар һәм мондый кырыслыкка юлыккан кемдер киткәндә шушы сүзләрне әйткән имеш. Авылның исеме әнә шулай барлыкка килгән.
Балтачтан 15 километр төньяк-көнбатышта, Шушма елгасының сульяк кушылдыгы белән Гондыр инеше буена урнашкан. «Шубан авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге җирлегенә керә. 1860 еллардан соң Казан губернасының Казан өязе Балтач волосте составында. 1919-1927 елларда аерым Ярак Чурма авыл Советын тәшкил иткән. 1927-1960 елларда Гондыр авыл Советында булган.
1919 елда авыл Советы оеша. Авыл Советы 1927 елның ахырында Гондыр авыл Советына кушылган һәм яшәүдән туктаган.
1931 елда колхоз оеша, аңа М.Горький исеме бирелә. Бу чорда авылда 51 хуҗалык булып, 187 кеше яшәгән.
Авыл Гондыр авылы белән бергә җаваплылыгы чикләнгән «Алга» җәмгыятенең бер бригадасы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250