Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Икеләтә бәйрәм (+фото)

Яшь гражданнарга паспорт тапшыруны тантаналы төстә оештыру районда традициягә әйләнде.

Россия Конституция көне уңаеннан, бүген район ЗАГС бүлеге бинасында яшь гражданнарга тантаналы төстә паспорт тапшырылды. ЗАГС бүлеге һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге тарафыннан уздырылган әлеге чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты.

– Бүген сезнең тормышыгызда зур вакыйга: шәхесне, Россия гражданины булуны раслаучы паспортларга ия булдыгыз. Ул сезнең алда зур мөмкинлекләр ача, киләчәккә планнар кора аласыз. Иң мөһиме, лаеклы булып үсегез, яхшы укыгыз, спортны үз итегез, туган төбәгегез, кече Ватаныгызны яратыгыз. Моның өчен районда барлык мөмкинлекләр дә бар. Хыялларыгызның чынга ашуын, илгә лаеклы гражданнар булып үсүегезне телим, – диде район башлыгы егет-кызларга паспорт тапшырган чакта.

Паспорт алучыларга "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге истәлекле бүләк тә тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин егет-кызларга иң изге теләкләрен ирештерде, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләде.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт тапшыру