Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Икесе дә ялкаулар

Авыру булсалар бер хәл иде. Бу кадәр оялмаслар икән. Эшкә чыкмас өчен мең төрле хәйлә табалар.

Сталин исемендәге колхозның 1 комплекслы бригадасы члены Г. хезмәт яшендәге сау-сәламәт хатын. Аның кызы М.да 21 яшьтә генә. Алар җәйге җылы көннәрдә генә артель производствосында бераз эшлиләр, елның калган вакытын үз хуҗалыкларында эшләп үткәрәләр. Быел да хезмәт көнен минимум үтәмәделәр.

Колхоз идарәсе М.ны дуңгызлар фермасына су җылытучы итеп билгеләгән иде. Ул фермага барып бер генә көн эшләде дә, миңа ошаган эш түгел, дип, икенче көнне эшкә килмәде. Колхоздашлары алар турында:

– Авыру булсалар бер хәл иде. Бу кадәр оялмаслар икән. Эшкә чыкмас өчен мең төрле хәйлә табалар, – диләр.

Х.ГАБДЕЛХАКОВ

тарих төпкеленнән, 1959нчы ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарих