Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Их, Саша, Сашка... Александр Анатольевич... Суларга төшеп югалдың...

Иманым камил, якынча 8 меңләп халык яшәүче бистәбездә аны күптапкырлар күреп, аннан товарлар алып, эш коралларын төзәтеп китүчеләр арасында да аны танымаучылар табылыр. Ә менә " базар Сашка" дисәң, Балтачыбызда, районыбызда, күрше-тирә район, хәтта өлкәләребездә аны белүчеләр бихисап.

Иманым камил, якынча 8 меңләп халык яшәүче бистәбездә аны күптапкырлар күреп, аннан товарлар алып, эш коралларын төзәтеп китүчеләр арасында да аны танымаучылар табылыр. Ә менә " базар Сашка" дисәң, Балтачыбызда, районыбызда, күрше-тирә район, хәтта өлкәләребездә аны белүчеләр бихисап.

Әйе, нәкь менә үзеңнең гадилегең, кешелеклелегең, аралашучан, эш сөючән, ярдәмчел булуың белән күңелгә кереп калдың син, Саша!
Тетрәндергеч, кызганыч, җан өшеткеч, бәгырьне теләрлек, аяныч булды аның бу якты дөньядан, арабыздан бакыйлыкка күчүе.

Аллаһы Тәгаләбез аның әнисенә, гаиләсенә, туганнары-дусларына күркәм түземлекләр, алтын сабырлыклар, зур ихтыяр көчләре бирсен.

Диннәребез төрле булса да, Аллабыз – Бер! Аның кодрәтенә беребез дә каршы чыга да, үзгәртә дә алмыйбыз шул.

"Язмышның ике башлангычы бар: берсе аның күкләрдә без дөньяга килгәнче язылып куелган, без көчсез аның алдында. Ә икенчесен без, үзебезнең тормыш алып барышы, яшәү рәвеше, күңелле вакыйгалар, бәхетле мизгелләр белән бизибез, үзебез төзибез", дигән бер күренекле шәхес.

Александрны соңгы юлга озатканда: "Газиз улым бик матур яшәде, яши белеп, яратып, тормышны сөеп, рәхәтен дә, авырын да җиңел күтәрә белде", диде яшьли тол калып, ике нарасыйны тәрбияләп, җан жылысын, кешелеклелек сыйфатлары биреп, белемле итеп аякка бастырган Нина ханым алдында мин башымны түбән иям. Сынап та күрсәтә үзен язмыш...

Хак Тәгалә килене белән аңа, газиз ире белән улы өчен дә, якыннары, оныклары хакына озын гомер, көчле рух, исәнлек-саулык бирсәче!

Кайсыларыгызның алдында ике, я булмаса өч-дүрт тапкыр кабатлагаммындыр, гафу итәрсез, тик Саша дустымның бер генэ тапкыр да агарганчы юылып беткән кулларын хәтерләмим мин! Куллары кара булса да, күңеле гел ак, чиста, эчкерсез иде аның!
Күпләрнең аңа "Сашка", базарда "Искәндәр, исәнме", дип эндәшүләрен дә ишеткәләдем-күргәләдем! Шәхсән үзем " Анатолич" дип эйтә идем! Дустыма бу ошый иде, чын итеп, табигый итеп елмаеп куяр иде.

Нәкъ тә Анатольевич!!! Һәммәбез дә аны бары яхшы, изге яктан гына искә алабыз! Юк, дөрес әйтмим! Искә алабыз түгел, ә беләбез, чөнки без аны мизгелгә генэ булса да истән чыгармыйбыз, ул безнең күңелләрдә, без аны яратабыз!

Без аның җанын күкләргә җибәрдек тә, һәм оҗмахта булуын телибез!

Дөресен генә әйткәндә, мин һаман да сокланам, шаккатам! Ничек шулкадәр күпкырлы сыйфатка ия булган бу кеше? Әйе, күпкырлы талант иде Сашабыз. Безнең халык кеше күпмедер вакыт алдынгы урында эшләп торса, аны "шәхес" дип атый. Дөресме шул?

Күпме кешегә ярдәм күрсәтеп,тау-тау корал төзәтеп, күпләрне утынлы, өйле, күпме мал-туарны азыклы итүдә үз өлешен кертә алган, булышкан Саша ул – шәхес!

Эш - хезмәтне, дөнья-тормышны, әйләнә-тирәсен, якыннарын бик яратты ул! Кем генә, нәрсә генә сорап базарга, хәтта өенә килсә дә, аларча итеп сөйләшә, аңлата, үзендә ул товар булмаса, киңәшен биреп, шунда-шунда юкмы икән дип җибәрер иде!

Без Саша белән мәктәп, балалар бакчасыннан бергә, син нэрсә язып ятасың монда? Кем сон син? диючеләр дә булыр, бәлки.

Әмма Анатольевич минем чын дустым иде! Һәм бу мәңге шулай булып калачак та!

Студент елларымда ук мин бу күгәргән кадактан безме, отверткамы, төрле кирәкле тутыкмас корал ясый алырга сәләтле егетне ишетеп булса да яхшы белә идем. Нәкь тэ тутыкмас! Күпме генә коралы булса да, берсен дэ тик тотмады ул, барсы да кулында уйнап кына торды! Нәрсәгә тотынса да, җиренә житкереп эшләде! Балтачка күчеп, эшләп, яши башлагач, танышып, хәйран якынаеп киттек! Нәкь базар артында кыш буе үзэк шугалак катырып, аны чистартып торырга туры килү сәбәпле, хәйран вакытым аның янында үтте. Шактый аралашып, туңып киткән булсаң да, кайнар чәе белән генә түгел, киңәшләре, дөньяга карашы белән күңелне жылыта белә иде ул. Миңа калса, ул психолог та иде! Каян сизеп, " нәрсә, балтанны суга салдылармы әллэ? Давай, зарлан", дип әйтә иде! Узе дэ ачылып китеп, серлэре, уй-фикер, хыяллары белән бүлешә белде. Тор инде әзрәк, синең белән рәхәт", дип көлә иде.

Кунакка өенә килсәң дә, капка, гаражы төбенэ кадәр ачык булыр аның! Кешене алдап-йолдап йөрмәде, ачык йөзле, иң ошаган, мин хөрмәт иткән сыйфатларыннан берсе, туры сүзле булды! Үзе дә кешеләргә бик ышана иде. Шактыйлар шуннан файдалангандыр да бәлки?! Һич тә саран кеше түгел иде үзе, кирәк -яракка, коралга, төзелешкә, һәм, әлбәттә, якыннарына, гаиләсенә акчасын жәлләмәде!

Туры кеше иде! Бик күпләргә җитмәгән бу сыйфат аны бизәп торды.Уйлаган фикерен кешенең күзенә туры карап әйтә белә, аңлашылмаучанлык чыкса, ачыклык кертмичә, аерылмыйча, көндәгесен - көндә чыгара иде! Әле үз фикере бик үк дөрес булмаса, гафу үтенүдән читенсенмәде. Шуңа да һичкайчан ачу сакламады да, аңа да үпкәләү мөмкин түгел иде.

"Мин эшмәкәр", дип масайганын да белмим беркем алдында. Ярышмады ул, күпсенмэәе, көнчеләнмәде!

Бары үзе яратканча, үзе булдырганча яшәде, эшләде, ялын да итә белде. Шуңа күрә дә дуслары да, якыннары да күп булды һәм күп тә.

Тотынган эшен "ялт" иттереп куймыйча тынгы таба белмәде.Үз көченә үзе нык ышанды, һич шикләнмәде. Бәлки бу сыйфат аңа спортчы булудан да килгәндер. Югыйсэ, мәктәп елларында бер базада шөгыльләнеп, бер шартларда ярышып та, аны бер генә тапкыр булса да чаңгыда узарга хыялланучылар берәү-икәү генә булмагандыр.

Яшәү көче ташып, атлыгып, дөньяга ашкынып торды Александр. Замана белән бергә атлады. Һәрнәрсә белән кызыксынды, заманча гаджетларны, техникаларны да үзләштерде, авыл хуҗалыгы, көнкүреш кирәк- яракларын да төзәтте. Әле сора гына, төзелеш буенча да бер кочак киңэш биреп җибәрер иде!

Сашаны соңгы юлга озатып кайтканда бер дустымның телефоны шалтырады. Ишетелеп тора, Марийдан бер урыс : " У вас в Балтасях кому не звони, все на похоронах что-ли сегодня? Видимо, хороший был человек..." ди

Әйе, Чын КЕШЕ иде дустым - "Анатолич!"

Безнең аның турында кабат-кабат уйлап, якты хатирәләрне яңартуыбыз, күпме ул саткан-төзәткән пычкы, чапкыч, моторларның " бырлавы", чана, чаңгы, сәпитләр чыгарган тавышлар, аңа рәхмәтле булган бар халыкның теләге үзенә дога булып ирешсен. Амин.

"Саша... Саша... Җавап бирмәсәң дә, беләм, ишетеп торасың. Бары һәрвакыттагыча нәрсә белән дә булса мәшгульсең.

"...Син житмисен, һәммәбезгә дә.... аһ, житмисең...."

Сашканың дусты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    нишлэп улде сон бу яшь егет? :-(

    • аватар Без имени

      0

      0

      Авыр туфрагын жинел булсын! Тыныч йокла Сашка!!! Эмин

      Теги: шәхесләр