Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ихлас ярату бәхетле итә

Карадуганнан Зыятдиновлар гаиләсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановта кунакта булды

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  иң булдыклы гаиләләргә Рәсәй Федерациясенең һәм дә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң тату, иң тырыш, ишле гаиләләрен Кремльдә кабул итте. Мөхтәрәм гаиләләр арасында районыбыздан Фирая һәм Булат Зыятдиновлар да уллары һәм бердәнбер кызлары белән әлеге тантаналы чарада катнашты. Идел буе округында иң булган гаиләләрнең берсе – Зыятдиновларны мөхтәрәм Президентыбыз Ата-Ана даны ордены белән бүләкләде. Рәсәй Федерациясенең әлеге мәртәбәле бүләгенә Зыятдиновлар чын мәгънәсендә лаек. Алар төп гаилә нигезен саклап, ата-ана сүзеннән чыкмый яшәгән парлар, дүрт егет, бер кыз балага гомер биреп, тәрбияләп, балалары белән бергә мәгариф, мәдәният учакларында кайнап яшәгән әти-әти, җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар, тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкаручылар, балаларын хезмәт белән тәрбияләүчеләр. Булат Бакый улы бүгенге көндә “Игенче” җәмгыятен җитәкли, хезмәттәге тырышлыклары белән район авыл хуҗалыгы өлкәсенә лаеклы өлеш кертә. Районның Әтиләр союзы җитәкчесе дә әле ул, спорт юнәлешләрен дә алга сөрүче, иганә ярдәмнәре күрсәтүче. Фирая Зыятдинова кайнатасы – мәшһүр шәхес Бакый ага Зыятдиновның эшен дәвам итүче – Карадугандагы Себер тракты һәм Муса Җәлил музейлары директоры. Уллары Самат белән Вахит Казан авиация институтының көндезге бүлекләрендә белем ала. Газиз, Гөлсем һәм Фатыйх бабалары Бакый Зыятдинов исемен йөртүче Карадуган гимназиясендә укый. Әлеге гаиләдә балалар тәртипле, тәрбияле, уку алдынгылары, әти-әниләренә йорт эшләрендә булышалар, каникул вакытларында әтиләре җитәкләгән җәмгыятькә җәйге эшләрдә ярдәм итәләр.

“Ихлас ярату кешеләрне чынлап торып бәхетле итә. Бер-берегезне какмагыз, гаилә бәхетен саклагыз, якыннарыгыз сау-сәламәт, гаиләләрегез бәхетле булсын!”, диде Рөстәм Миңнеханов күркәм гаиләләргә мөрәҗәгать итеп.

Районыбызда шушындый матур гаиләләр күбрәк булсын иде.

Фото; president.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Мөхтәрәм гаиләләр