Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Икмәк белән кеше — җир күрке (фото)

Балтачыбыз кайгыртучан ана кебек, янәдән үзенең газиз ул һәм кызларын җыйды.

Районның тотрыклы яшәешенә видеоролик аша янәдән инангачтын, әлеге мул яшәешне булдырган-тудырган хезмәт батырларын хөрмәтләүгә багышланган — Алдынгылар җыены тантанасы башланды. Балтачыбыз кайгыртучан ана кебек, янәдән үзенең газиз ул һәм кызларын җыйды.

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Гармун, гармун» дигән музыкаль композициясе белән тантананы башлаганда залны күзлисең... Зал тулы хөрмәтле райондашлар, олпат затлар, Балтачыбызның хезмәт сөючән, көр күңелле, көчле рухлы, олы җанлы хезмәт алдынгылары, казанышларыбызны олылап килгән мөхтәрәм кунакларыбыз! Алып баручылар горурлана-горурлана туган ягыбызны, аның кешеләрен данлый.

— Ачы таңнан кара кичкә кадәр эшләп, безнең табыннарны ипиле, итле, сөтле, бәрәңгеле, кыскасы, ризыклы итүче терлекчеләр, игенчеләр, җирне эшкәртеп ризык үстерүче, ялсыз — бәйрәмсез эшләүче, авырырга да вакытлары булмаган авыл хезмәтчәннәре, чын жир кешеләре иң олы ихтирамга лаек, — ди үз җирлегебезнең мәшһүр алып баручылары Раил белән Лилия.

Нинди дөрес сүзләр! «Хезмәт! Җәмгыять нинди генә сәяси вакыйгалар эчендә кайнаса да, нинди генә үзгәреш-тетрәнүләр кичерсә дә, аның яшәешенең нигезе — хезмәттә. Җирне бизәгән, яшәешне изге һәм мәгънәле иткән, тереклекне сүндермәгән нәрсә — ул хезмәт!» Әлеге юллар гаять тә әһәмиятле. Башкарган эшләребезнең нәтиҗәлелеген видеороликтан күреп горурлану хисләре кичергәч, хезмәт сөючәнлегебезне театраль тамаша аша бәян иткәч, изге хезмәтләре өчен алдынгыларыбызга рәхмәт хисләрен ирештерергә бәйрәм сәхнәсенә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин күтәрелә. Районыбыз башлыгы белән янәшә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Җаббаров Марат Азат улы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Светославович Вольфсон, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, кураторыбыз Ногаев Камил Әсгать улы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы эшләре белән идарә итүче Айзетуллов Идеал Азат улы да котлау сүзләре җиткерә. Котлаулар белән бергә дәүләт бүләкләрен дә тапшыралар. Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә, Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем «Сорнай» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең баш инженеры Гарәфетдинов Фидаил Мәгъфүр улына, торак-коммуналь хуҗалык тармагын үстерүгә өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем «Балтачның күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы җитештерү предприятиесе» акционерлык җәмгыятенең насос җайланмалары машинисты Йосыпов Хәлим Гариф улына бирелде. 

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгы үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының баш инженеры Нәбиев Ренат Хөрмәтулла улы, «Татарстан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең машина йөртүчесе Хәкимов Фидаил Гарифҗан улы, Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең комбайнчысы Әсхәдуллин Илфат Ислам улы бүләкләнде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына «Дуслык» һәм «Труд» җәмгыяте сыер савучылары Степанова Мария Александровна белән Никитин Антон Валентинович лаек булды. Агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау таныклыгы белән «Смәел» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең хисапчысы Галиева Нурия Хәнәфи кызы бүләкләнде. Агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәте «Бөрбаш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең бригада идарәчесе Хисаметдинов Таһир Гапдрәүф улына белдерелде. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау таныклыгы белән районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Рәхимуллин Хәлим Әгълулла улы бүләкләнде. Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Балтач муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале алдагы иптәшләргә тапшырылды: Кариле авылында яшәүче хезмәт ветераны, күпбалалы әни, 10 бала үстергән, «Герой-Ана» дигән мактаулы исем иясе Галиева Наилә Әбүбәкер кызы, «Активист» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында амбар хуҗалыгы мөдире, гаиләсе — тормыш иптәше, улы һәм килене белән хуҗалыкта эшләүче Волкова Айсылу Сәгатулла кызы; Кариле авылында яшәүче, мәгариф өлкәсенең хезмәт ветераны Галиев Рәкыйп Нәкыйп улы, «Балтач үзәкләштерелгән авыл клублары челтәренең» 42нче филиалы булган Сырья авыл клубы мөдире Сапожников Леонид Дмитриевич. Алдынгыларның уңышлары дәвамлы булсын!

Зур җиңүләр ансат кына бирелми. Җинүләрнең асылында маңгай тире — зур тырышлык ята, эшне оештыру өчен югары дәрәҗәдә әзерлекле белгечләр кирәк. «Яңа тормыш» җәмгыяте баш инженеры Мардян Радик Яшаевич, «Татарстан» җәмгыятенең ясалма орлыкландыру технологы Кәлимуллин Раушан Рәйхан улы, Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең ветеринария табибы Габделхаков Булат Фоат улы, «Балтач дәүләт ветеринария берләшмәсе» ветеринария табибы Уськеев Александр Германович, «Труд» җәмгыяте баш зоотехнигы Кумаев Василий Анатольевич, «Дуслык» җәмгыятенең ферма мөдире Терентьева Нина Николаевна, «Уңыш» җәмгыятенең баш икътисадчысы Галиәхмәтова Раушания Тимерхан кызы, «Сорнай» җәмгыятенең баш агрономы Мөхәммәтҗанов Фәрид Муллахмәт улы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Әнвәров Илдар Зөфәр улы, Татарстан Республикасының Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Габдрахманов Марат Ренат улы, Балтач җирлегеннән крестьян-фермер хуҗалыгын әйдәп баручы Галимҗанова Гүзәлия Харис кызы, Яңгул авыл җирлегеннән иң күп сөт җыйнаучы Әшрәфҗанов Марат Миңнехан улы, Кече Лызи авыл җирлегендәге шәхси ярдәмчел хуҗалыктан Парамонов Виктор Валериянович, «Балтач сөт — май җәмгыяте» котельные операторы Габдуллин Заһир Гарифулла улы, «Май» авыл хуҗалыгы эшкәртү кооперативы лаборанты Никитина Надежда Васильевна әнә шундыйлардан. 

Табыннарыбыз үзенең хуш исле икмәге, сөте — каймагы белән дәрәҗәле. Әлеге муллыкны булдыручы уңган савымчыларыбыз сөт җитештерүне ышанычлы, ныклы адымнар белән елның-елында арттыра баралар. Алдынгы сыер савучыларыбызны район башлыгы Рамил Нотфуллин белән берлектә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев та котлады. «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативыннан Мөхәммәтҗанова Эльмира Васил кызы, Гәбделхәева Ләйсән Инсур кызы, «Смәел» җәмгыятеннән Байманова Елена Михайловна, Пиляева Екатерина Валентиновна, «Татарстан» хуҗалыгыннан Җиһаншина Лилия Гадил кызы, Габдуллина Әнисә Равил кызы, «Сос-на» җәмгыятенең алдынгы сыер савучысы Гәрәева Илзия Нәфыйк кызы, Шакирова Рәмзия Фәиз кызы, «Дуслык» җәмгыятенең хезмәт маягы Демьянова Ираида Петровна, «Активист» хуҗалыгыннан Петухова Сания Ренат кызы, Федорова Зинаида Сергеевна, Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең алдынгы савымчысы Зарипова Энҗе Маннур кызы, Камалова Динә Рафис кызы, «Кама» авыл хужалыгы продуктлары җитештерү кооперативы сыер савучысы Хәсәнова Рәсимә Габделхаяз кызы, шушы ук хуҗалыктан Галиәхмәтова Зөһрә Рафаил кызы алдынгы сыер савучыларыбыз сафын тулыландырды. Алдынгыларыбызны хөрмәтләү мизгелендә кунакларны да сәламләп алдык. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Җаббаров Марат Азат улы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Светославович Вольфсон, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, кураторыбыз Ногаев Камил Әсгать улы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау минист-рлыгы эшләре белән идарә итүче Айзетуллов Идеал Азат улы, «Росприроднадзор» Идел — Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе, «Балтач» якташлар җәмгыяте рәисе Шакиров Фаяз Фәнил улы, ТР «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» филиалы вәкиле Минһаҗев Вагыйз Васил улы һәм башка кунакларыбыз куанычыбызны уртаклашырга килгәннәр. Мөмкинлек тапканнар, рәхмәт аларга. Кунакларыбыз арасында юмарт иганәчеләребез «Вамин» Татарстан компаниясе төркеме идарәсе рәисе Минһаҗев Минтимер белән шәхси эшмәкәр Шәйхетдинов Рәис тә бар.

Районыбыз авыл хуҗалыгында яңа технологияләр кулланып, заман белән бергә атлаучы чираттагы тармак хезмәткәрләре — алар ит җитештерү тармагында тырышып хезмәт куючы терлекчеләребез. Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең бозаулату бүлеге операторы Гарифуллин Равил Габделхәй улы, «Арбор» җәмгыятенең бозаулату бүлеге операторы Зиннәтуллина Айгөл Исрафил кызы, «Дуслык» җәмгыятеннән бозаулату бүлеге операторы Михайлова Лилия Николаевна, «Сосна» җәмгыятеннән 6 айга кадәр бозаулар тәрбияләүче Сафин Басыйр Кәбир улы, «Арбор» җәмгыятеннән Әхмәтҗанова Фәридә Нургаян кызы, «Кама» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы алдынгысы, 6 айга кадәр бозаулар тәрбияләүче Заһретдинова Алия Хәмәтнәкыйп кызы, «Борнак» җәмгыятеннән 6 айдан 12 айга кадәрле бозаулар тәрбияләүче Чулков Анатолий Михайлович, «Дуслык» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять алдынгысы, 6 айдан 12 айга кадәрле бозаулар тәрбияләүче Степанов Алексей Васильевич, «Игенче» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы алдынгысы, 6 айдан 12 айга кадәрле бозаулар тәрбияләүче Галиуллина Гөлнара Мидхәт кызы, «Сосна» җәмгыятеннән 12 айдан 18 айга кадәрле бозау-лар тәрбияләүче Галләмов Радик Равил улы, «Татарстан» авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять маягы Хәбибуллин Әнәс Равил улы, «Борнак» җәмгыятеннән Фәйзрахманов Илһам Фәтхелислам улы алдынгылар рәтендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алдынгылар җыены