Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Икмәк" комбинаты нинди үзгәрешләр кичерә? (+фото)

Үзебезнекен - Балтачныкын сайла!

Авыр чорлар кичерсәләр дә, бүгенге көндә акрынлап аякка басып киләләр. Инде шактый искергән җиһазларны яңага алмаштырып, эшчәнлеләрен камилләштерү юлында комбинатлылар. 

Бүгенге көндә ипи цехына яңа җиһазлар - камыр болгаткыч, камыр бүлгеч, ипи кабарту камерасы, ипи пиче алганнар. Тәүлегенә 1,1-1,2 тонна ипи җитештерелә. Авыллардан тыш, балалар бакчасы, мәктәп, хастаханә, "Наз" бүлекчәсен дә "Икмәк"леләр ипи белән тәэмин итә.

Шулай ук колбаса цехы да яңа пичле булган. Бүгенге көндә биредә тулы көченә ремонт эшләре бара.

Комбинатның үз кибете гөрләп эшли. Сатып алучылар бик канәгать. Райондашларыбыз арасында бары шушы кибеткә генә йөрүчеләр дә бар.

Райондашлар мәнфәгатьләрен кайгыртып, булсынга эшләүче коллективка уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев