Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Икмәккә патриотизмны ничек уятырга?”

Районның кулланучылар хокукын яклау комитеты рәисе Гөлназ Сафина шулай дигәч, аптырап киттем. Икмәк бит инде ул!? Иң кадерле, кирәкле ризык! Анадан кала Бөек сүз! Аңа нинди патриотизм тагын.

Район халкының үзебездә пешерелгән икмәкне алмыйча, Малмыж, Кукмара ипиләренә өстенлек бирүләре турында әйтүе икән. "Акча читкә китә бит", ди. Ф. Әхмәтханов җитәкчелек иткәндә пресса бу темага кагылып караган иде инде, нәтиҗәсе сизелмәде, ниндиен телим, шундыен ашыйм, инде ипи ашаудан да тыймакчы булмакчылар дип каршы төшкән иде кулланучы, "акча районда калмый, үзегез, балаларыгыз өчен бит", дигәч тә аңларга теләмәделәр, - "хет Мәскәүгә китсен, барыбер хезмәт хакын тиешенчә бирмиләр, юлларны да ремонтламыйлар хәтта", дигәннәр иде.

Хәзер бәлки вәзгыять үзгәргәндер. Чөнки тормыш-көнкүрешебез уңай якка бара - юллар да ремонтлана, сәламәтлек, спорт өлкәсендәге уңышлы эшләр җитәрлек, хезмәт хакы да начар димиләр һәм башкасы... Анысы, кибет киштәләрендә ипи калганын күргән юк әле, кичкәрәк калсаң, өеңә иписез кайтуың да ихтимал. Икмәк комбинатыныкын да яратып алалар, "Радик" ипиләре дә әйбәт үтә, Салавыч икмәген дә көтеп торалар.
Ул малмыжныкын халык теге гасырдан бирле капчыклап ташыды инде, бигрәк тә Нөнәгәр, Ор яклары. Әле дә Малмыжга төшәм дисәң, ипи кушалар. Кукмаралылар икмәк белән генә түгел, камыр ризыклары белән дә басып алды инде. Ризыклары бик тәмле, шуңа алып бетерәләр. Арча яклары инде күптән бу уңайдан бездә "патша". Кызык, күрше район халкы безнең ризыкларны ашый микән? Бер сораштырырга кирәк әле. Без бит Малмыж районының Яңа Смәел пилмәннәренә кадәр ашыйбыз!

Шәхсән үзем чит район ризыкларына алай егылып ук китмим. Камырлары бик тәмле дә соң, ә рецептын сорашсаң, кулинария сере, диләр. Миңа калса, аның составы турында һәр ризыкта да белешмә булуы шарт. Хәтта пакетка төрелгән ипиләрдә дә бар ГОСТ таләпләре. Ни ашаганын белмичә, тәмле дия-дия сәламәтлеккә зыян китереп ятмыйбыз микән инде. Хәзер камырларны да әллә нинди кушылмалар белән секундында-минутында күпертәләр, югыйсә. Берара юеш чүпрәне дә куллану зыянлы, яман чир китереп чыгара дигәннәр иде.

Икмәккә килгәндә, башканыкы тәмле күренсә дә, үзебезнекенә барыбер җитми. Районның патриотлары булыйк, иптәшләр, үзебезнең икмәкне ашыйк, башканыкына тимик. Акчаны да янга калдырыйк.
Фото: http://vdv-up.ru/news/tips/685364/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250