Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Икътисад министрлыгы Татарстанның үзмәшгульләренә ташламалы микрозаймнар белән ярдәм итәчәк

1 декабрьдән башлап, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «һөнәри керемгә салым» түләүчеләргә ярдәм итү өчен эшләнгән «Үзмәшгульләр» микрофинанс продуктына гаризалар кабул ителә башлый.

Татарстанның үзмәшгульлек үзәкләре саны ике ел эчендә 100 меңгә якын кешегә җиткән. Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан үзмәшгуль гражданнар өчен махсус салым системасын кертү буенча илнең дүрт пилот субъектыннан берсе булды. Режим ярдәмендә республика халкы үзләре өчен минималь чыгымнар белән эшмәкәрлек эшчәнлеген легальләштерә алды.

Продукт шартлары нигезендә, микрозаймны шәхси эшмәкәрләр булмаган һәм махсус салым режимын кулланучы физик затлар – «һөнәри керемгә салым» түләүчеләр алырга мөмкин. Шул ук вакытта үзмәшгульлек статусы теркәлгәнгә 6 айдан да ким булмаска тиеш  һәм бизнесы Татарстанда алып барылырга, кредитны түләп бетергәче бурычка алучының яше 65 яшьтән артмаска тиеш.

Табышна «һөнәри керемгә салым» салына торган эшчәнлек алып бару өчен кирәк булган чыгымнары нигезләгән, программа таләпләрен канәгатьләндерүче гражданнарга  6% белән 500 мең сум алу мөмкин булачак, заем 3 айдан алып 24 айга кадәр бирелә. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Гарантия фонды микрозайм суммасының 50% ына кадәр поручительлек бирә.

Микрозаймга гаризаларны 1 декабрьдән ТР Икътисад министрлыгына караган «Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды» кабул итә. Гаризаны шулай ук «Бизнес өчен КФҮ» аша яисә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә диярлек тәкъдим ителгән эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкилләренә дә бирергә мөмкин. Региональ вәкилләрнең контактларын сайтта табарга мөмкин.

8 (843) 524-90-90 телефоны буенча бизнеска ярдәм итү буенча республикада гамәлдә булган башка чаралар буенча консультация алырга мөмкин.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзмәшгульлек микрозайм