Ил өметен ир аклар, яки Курмаланың данлы улы
Бакчада үсә торган агач булса, ул иң матур агач булыр, җимеш агачы булса, ел да мул җимеше белән сокландырыр иде.
Шундый кешеләр була: алар беркайчан ашыкмый-кабаланмый, әмма һәр нәрсәгә җитешә, алай гына да түгел, тормышта күп нәрсәгә ирешә. "Мин" дип чәчрәп чыгучы әрсез-әдәпсез дә, ялагай-куштан да түгел, әмма нинди генә эшкә тотынса да, хезмәте күренә, булдыклылыгы, сәләте бәяләнә. Күрер күзгә күндәм, кыюсыз кебек күренсә дә, үз сүзен кистереп, гадел итеп әйтә. Таләпчән булса да, янәшәдәгеләрнең хөрмәтен-ихтирамын яулый, яраттыра белә. - Болары да Рәшит турында.
Мин аны "Сельхозтехника"да эшләгән елларыннан ук, чирек гасырдан артык беләм. Ул еллар эчендә күп танышлар танымаслык булып үзгәрде, кем - үзе, кемне заман бозды. Ә Рәшит үзгәрмәде. Шундый ук гади, шундый ук тыйнак, шундый ук тыныч, ипле, тәрбияле. Ул шул дәрәҗәдә ипле, тыныч, аның белән аз гына сөйләшкәндә дә бу тынычлык синең дә җаныңа үтеп кергәндәй була. Кая карама зар-моң тулган бу тормышта сирәк булса да Рәшит кебекләр очрау гаҗәпкә әйләнеп бара шул.
Ә теге чакта, үткән гасырның сиксәненче еллар азагында, "Сельхозтехника" берләшмәсе Курмала авылында ярдәмче хуҗалык оештырган иде. Кешенең сәләтен үтәли бәяли белүче, алдынгы карашлы җитәкчеләре мәрхүм Гыйльфан абый Әшрәфҗанов ул участокка Рәшитне җаваплы итеп беркетә (иманым камил, бу адымына ул беркайчан да үкенмәгәндер). Аңа кадәр инде унөч ел эчендә кайда, кем булып кына эшләсә дә, үзе турында фәкать әйбәт фикер генә калдыра шул егет. Слесарь булып та эшли, шофер да була, техник-механик белгечлеге алып, үз белгечлеге буенча да эшли, инженер-диагност та, инженер-технолог та була. Читтән торып укып, юрист белгечлеге дә ала. Менә шушы хезмәт күнекмәләренә, алган белемгә әле тиңдәше булмаган Гыйльфан абый "мәктәбе"н дә кушарга кирәк. Белемле, акыллы, таләпчән, сәләтле җитәкче кул астында югалып калмас өчен әнә шул дәрәҗәгә җитәргә кирәк иде ләбаса. Алга карап эшли, акыллы итеп яши белү сәләте һәрчак ярдәмгә килгәндер егеткә. Көчле холкы белән "юл ярса", сабырлыгы исә теләсә нинди ситуациядә дә салкын акыл белән чишелеш табарга сәбәпче булгандыр. Юкса, бар яктан буталчык, каршылыклы, кыйбласыз диярлек калган туксанынчы елларда яшәү, эшләү дигәнең дә тоташ сынауга тиң иде бит.
"Курмаланы үстерү, ныгыту өчен, авылдашлары өчен Рәшит шулкадәр күп хезмәт куйды, - дип искә ала әлеге коллективта озак еллар кадрлар бүлеген җитәкләгән Марзия апа Шакирова. - Янып, яшьнәп эшләде. Үзе директор, үзе шофер, үзе тәэминатчы, үзе сатучы, үзе ашыгыч ярдәм хезмәте булды ул алар өчен. Яңа кибетен дә, мәчетен дә төзетте, юлларын да тәртипләтте, авырсалар, хастаханәгә илтте, нинди генә гозер-йомыш белән килсәләр дә, кире бора белмәде, булышты, проблемалары булса, хәл итте... Авыл советы, район советы депутаты буларак та, бик актив булды. Шул елларда Курмалада берсеннән-берсе матур күпме йортлар төзелде, яңарды, авылга икенче сулыш өрелде. Бер сүз белән әйткәндә, Курмаланы күтәргән кеше ул. Авылдашлары шуңа да гомер буе хөрмәт итте үзен".
Куйган хезмәтләре белән генә түгел, яшәү рәвеше белән дә авылдашлары алдында йөзе ак Рәшитнең. Алты бала арасында төпчек булган егет төпчекләр өстенә төшкән изге бурычын да намус белән үти. "Төп йортыбызның нурын сүндермичә, балкытып яшәтүче, барыбызны бергә туплап, кайгыртып яшәүче бик олы җанлы, ярдәмчел туганыбыз да, әти-әнигә кадер-хөрмәт күрсәтеп, соңгы юлга озаткан энебез дә ул безнең", - ди рәхмәтен һәм горурлануын яшермичә апасы Рәбига. Билгеле, Рәшит янәшәсендә аның кебек үк кешелекле, ачык, ут борчасы кебек тере дә, кирәк чакта башкаларга җан җылысын бүлеп бирергә дә сәләтле Кадриясе булганга, бу нигез бүген инде колач җитмәслек булып тармакланган туганнар өчен әле дә уртак оя. Аларга гына түгел, инде икесе башлы-күзле булган уллары, киленнәре, оныклары өчен дә.
Үзара хөрмәт, татулык хөкем сөргән гаиләдә үскән егетләр өчесе дә тырыш, тәртипле булып үсә. Өч баланы тагын да берләштерү, тагын да туганлаштыру өчен әти кеше аларга уртак бизнес булдыра. Калайдан бизәк эшләүче өч бертуган Алмаз, Ленар, Нияз турында без моннан берничә ел элек сокланып язган идек инде. Өчесе дә югары белем алган егетләр өчен буш вакытларын тутырырлык, күп елларга җитәрлек менә дигән шөгыль була бу. Бүген инде Алмаз белән Ленар гаиләле, әби-бабайларын сөендереп, ике егет үстерәләр.
Шулай килеп чыга: 2006 елда Рәшит сөт-май комбинатына эшкә күчә. Ун ел буе җитештерү цехында мастер булып эшли ул. 2016 елда үзен әлеге цехка җитәкче итеп билгелиләр.
- Безнең комбинатның иң күп продукция җитештерә торган һәм иң күп ассортиментлы төп цехы бу. 80нән артык кеше эшли. Рәшит Касыймович аларның һәркайсы белән уртак тел табып, үзара килешеп, аңлашып эшли. Бернинди конфликт та булганы юк, эше дә гөрләп бара. Тәүлекнең 24 сәгатендә дә эш урынында ул дисәң дә, арттыру булмас. Үзе дә эшли, башкаларны да оештыра, туплый белә. Коллективта да бик яраталар үзен, ипле дә, бик пунктуаль, әйткәнен эшли, сүзендә тора торган кеше дә, - ди әлеге комбинат җитәкчесе Рәмзил Насыйбуллин аның турында.
...Бакчада үсә торган агач булса, ул иң матур агач булыр иде, җимеш агачы булса, ел саен мул җимеше белән сокландырыр иде. Кайсы очракта да бакча бизәге булыр иде ул. Андый бала әти-әни өчен Аллаһыдан бүләк, андый туганың, тормыш юлдашың булу чиксез бәхет, андый әтиең булу зур дәрәҗә...
Юбилеең белән!
Курмала авылында яшәүче кадерле кешебез РӘШИТ КАСЫЙМ улы ГАЛИЕВның 1 октябрьдә 60 яшьлек күркәм юбилее.
Кадерле әтиебез! Матур бәйрәмең белән Сине ихлас йөрәктән котлыйбыз! Безгә биргән белем-тәрбияң, гаиләң өчен куйган тырышлыкларың, җан җылың өчен олы рәхмәт Сиңа! Безнең өчен бу тормышта һәр яктан үрнәк, өлге булуың, төпле киңәшләрең белән ярдәм итүең, кирәк чакта сабыр гына тыңлый, аңлый белүең, дөрес юл күрсәтүең һәм барыбызга да ныклы терәк-таяныч булуың өчен дә зур рәхмәт! Әниебез Кадрия белән Сез корган гаиләдә без бик кадерле һәм бик бәхетле булдык! Алга таба да безне сөендереп, сокландырып, таза-тыныч, тигез-имин булыгыз, бергә-бергә озак еллар куанышып яшик әле!
Нәкъ уртасы, кыл уртасы.
Тормыш дигән олы юлдан
Юыртасы да, гел юыртасы...
Гомереңнең дәвамы да бәрәкәтле, мәгънәле булсын, Әти!
Сине яратып, балаларың Алмаз-Зөлфия, Ленар-Алия, Нияз, оныкларың Самир, Саид. Бу теләкләргә әниебез, кода-кодагыйларың да кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев