Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илһам дәфтәре

Илһам Шакиров йөргән сукмаклардан без дә урап кайттык

Танылган җырчы Илһам Шакиров мәктәптә ничек укыган? Аның мәктәбе, музее бүген ни хәлдә? Тукай районының Яңа Бүләк авылына баргач, Илһам абый йөргән сукмаклардан без дә урап кайттык.

Исән булса, мәшһүр җырчыга киләсе елның февралендә 85 яшь тулган булыр иде.  Укучылары аз булса да, авыл халкы мәктәпкә бәхет юрый. Моның үз сере дә бар, анысын соңрак чишәрбез.

Яңа Бүләк авылына кергәндә, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировка багышланган стела карша ала. Аны июль аенда ачканнар. Авыл бер ел эчендә шактый үзгәрешләр кичергән булып чыкты. Мәктәбен, музеен заманча итеп яңартканнар. Берничә ел элек “Илһам” чишмәсе ачканнар. Авыл эчендә җырчыга багышланган һәйкәл дә булыр дип өметләнәләр. Яңа Бүләктә бүген 235 кеше яши.

– Бөек җырчының абыйсының улы, агроном Флүр чормасыннан Илһам абыйның математика һәм урыс теле дәфтәрләрен табып музейга алып килде әле. 4 нче сыйныф  укучысының дәфтәрләре бу. Бик матур, пөхтә язган, билгеләре – “4ле” һәм “5ле”ләр генә. Һәр битен ачып, сокланып карадык, – ди мәдәният йорты мөдире, музей хезмәткәре Дилбәр Гыймазетдинова. – Бу атнада музейда яшь парларны кавыштыру тантанасы узачак. Яшьләр үзләре шундый тәкъдим ясады. Димәк, горурланалар мәшһүр якташлары белән. Музейда төрле чаралар уздырабыз, дәрәҗәсе үсә.

Без килгәндә Дилбәр апалары балаларга Илһам абыйның тормышы, истәлекләре турында сөйли иде.

– Балалар, сез Илһам абыйның кайсы йортта яшәгәнен беләсезме? – дип сорый.

– Беләбез, борылыштан уң якта… Аның нигезендә хәзер бертуган абыйсы Кыяметдин абыйның улы Рөстәм яши.

– Соңгы тапкыр курайдан Илһам абыйның нинди көен уйнарга өйрәндек әле?

– “Ак калфагын”. “Кара урман”ын да беләбез, – ди арадан бер чаясы.

Бу урында Дилбәр ханым Мәскәү дирижеры Натан Рахлинның Илһам Шакировның “Кара урман” җырын тыңлап, тынсыз калуы турында сөйләмичә кала алмады. “Илһам, син бу җырың белән мине үтердең”, – ди ул аңа, шаккатып. Бер татарча аңламаган урыс кешесенә аның моңы ничек тәэсир иткән бит! Шушы урамнардан яланаяк йөргән, урманнарда җырлап йөргән, чабата үргән гап-гади авыл малае бит ул, ә ничек татар сәнгатенең иң якты йолдызы булып ирешкән! – ди ул.

“Илһам” чишмәсе турында әйткән идек. Укучылар карын көрәп, чистартып тора. Аны ачканда бөек җырчы үзе дә кайткан булган. Үз көчендә чакта Сабантуйларда  концерт куя торган булган. Һәр авылдашы белән кочаклашып, хәл-әхвәл белешкән. Авылга исә соңгы тапкыр абыйсы үлгәч кайткан. Авылдашлары мәрхүмнең рухын сакларга тырыша. Үзе исән чакта да туган көненә багышлап концерт оештырганнар. Хәзер дә истәлекле көннәрне онытмыйлар.

Киләчәктә Илһамны искә алучылар булырмы? Бүген мәктәптә биш авылдан 26 бала укый. 13е – шушы авылныкы. Илһам Шакиров 7 нче сыйныфка кадәр – Яңа Бүләктә, аннан өч ел Теләнче Тамак мәктәбендә укыган.

– Элек берәр кайда яңа, балкып торган мәктәп күреп кайткач, үзебезнекенә керәсе дә килми иде. Эчке ягы матур булса да, тыштан кирпечләре коела башлаган иде инде. Берничә ай эчендә бар да үзгәрде дә куйды. Хәзер кәеф тә яхшырак, эшләү дәрте дә артты. Укытучылар коллективы бик көчле, тик картая бара. Уртача – 56 яшь, – ди мәктәп директоры урынбасары Флюра Саләхова.

Бер елдан соң 1 нче сыйныфка 8 бала керергә җыена икән. Бала саны аз, дип борчылмыйлар, өметләре зурдан. Авыл янәшәсендә райондагы күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирелгән. Әлеге бистә төзелгәч, андагы балалар Яңа Бүләккә йөрерләр, дип хыялланалар.

Сәрия Мифтахова

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илһам шакиров