Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илһам Гайнетдинов: "Зур горурлык һәм рәхмәт сүзләрен ишетергә насыйп булды" (фото)

Бүген район хәрби комиссары Васил Вәлиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов Киров өлкәсендә булды.

Васил Вәлиев белән  Илһам Гайнетдинов Киров өлкәсенең Мирный бистәсендә урнашкан 71316нчы номерлы хәрби бүлегендә булды. Алар биредә җитәкчелек һәм хезмәт итүче райондаш егетләребез белән очраштылар.

"Балтачыбыз белән тыгыз дуслык мөнәсәбәтләре булган Киров өлкәсе Мирный бистәсендә хезмәт итүче райондаш егетләребез янында булдык. Зур горурлык һәм рәхмәт сүзләрен ишетергә насыйп булды бүген районыбыз егетләре турында! Тәрбияле егетләр үстергәнегез өчен рәхмәт Сезгә әти-әниләр", дип олы рәхмәт сүзләрен ирештерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев