Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илһам Шакировның 90 яшьлек апасы җырчының балачактан ук моңлы булуын әйтте

"Беренче сыйныфтан алып җырларга яратты. Ул вакытта сугыш чорында тол калган хатыннар аның моңына бөгелеп-бөгелеп елый иде".

Илһам Шакировның 90 яшьлек олы апасы Зәйнәп ханым Гәрәева бөек җырчының балачактан ул моңлы булып үсүе хакында әйтте. Бу турыда ул «Татар-информ» хәбәрчесенә мәрһүмне җирләүдән соң үзе сөйләде.

«Бик тыныч, акыллы булып үсте ул. Укырга кергәч тә, һәрвакыт бишлегә генә укыды. Беренче сыйныфтан алып җырларга яратты. Ул вакытта сугыш чорында тол калган хатыннар аның моңына бөгелеп-бөгелеп елый иде. Шул кадәр моңлы бала иде ул, кечкенәдән үк», - диде Зәйнәп ханым.

Илһам Шакиров бүген Яңа татар бистәсе зиратының үзәк юлында, Миркасыйм Госманов, Шамил Закиров һәм Туфан Миңнуллин каберләре янәшәсендә җирләнде. 

Фото: Айдар Әхмәдиев

Чыганак: татар-информ

http://sahne.ru/kheberler/9601.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хушлашу

2
X