Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илһам Шакировның фатиры өчен судлашалар

Илһам Шакировның 89 яшьлек бертуган апасы Зәйнәп Гәрәева һәм туганнары соңгы озак елларда җырчының якын ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиев белән судлаша.

Гауга Казанның үзәгендә Апанай мәчете янындагы 78 квадрат метрлы торак аркасында. Фатир Илһам Шакировның ярдәмчесенә җырчы үләренә ярты ел кала гомерлек рента килешүе нигезендә күчкән. Туганнары исә бу килешүне дөрес дип санамый һәм Илһам Хаҗиевны әлеге документларны эшләгәндә легендар җырчының авыру булуыннан файдаланган дип гаепли, дип яза Бизнес Онлайн.

Илһам Хаҗиев үз фикерендә. Суд, нинди генә нәтиҗә чыгармасын, бу Илһам Шакировның репутациясенә тап төшерә ди ул. Әлеге эштә хөкемдар 21 мартка кадәр тәнәфес игълан иткән.

Тулырак: matbugat.ru

Фото: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илһам шакиров