Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илдар Габдрахманов: "Фәкать үзебездән генә тора!" 

Бишенче ел рәттән районыбызда гражданнардан үзара салым җыю системасы эшләп килә

Алда тагын референдум көтә, бу уңайдан шушы һәм башка яңалыклар хакында Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов белән әңгәмә кордык. 

– Балтач бистәсе елдан-ел матурлана, төзекләндерелә, халык өчен уңайлыклар арта бара. Биредә үзара салым акчасының ярдәме бик зур дип әйтергә кирәк. Илдар Дамирович, кабатлану булса да, алдагы елларда җыелган әлеге акчаларга бистәдә ниләр эшләнде? 

– Районыбызда дүрт ел рәттән үзара салым акчасы җыелды, шул исәптән Балтач шәһәр җирлегендә дә. 2014 елда халыктан 1 млн 365 мең 800 сум жыелды, республика биргән өлеше 4 млн 933 мең 600 сум булып, барлыгы 6 млн 299 мең 400 сум акча тупланды һәм үзәктә “Балтач” ял паркын булдырдык. 
Ә 2015 елда җыелган акчага яңа зират төзүгә тотылды. Халыктан 751мең 600 сум акча җыелды, дәүләттән кайтканы 2 млн 898 мең 400 сум булды. 3 млн 266 мең сум акчага Ялтра урманы астында 10 га җирдә зират төзелде, шуның 8 гектары мөселманнарга, 2 гектары христиан динендәгеләргә бүленеп бирелде. Аерым керү, чыгу капкалары , зират йортлары һәм беседкалар эшләнде. Ә яңа зиратка җирли башлау мәсәләсе дин әһелләренең рөхсәт бирүеннән тора. 
Узган 2016 елда исә халыктан җыелган 1 млн сум акчага өстәп дәүләт 4 млн. сум бирде. Агымдагы елда халыктан бүгенге көнгә кадәр барлыгы 1млн. 662 мең 600 сум акча җыйналды һәм ул 2018нче елның 1 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Беренче яртыеллыкта җыелган сумма 6 миллион 500 мең сумлык булып кайтты. Узган ел бистәнең Нариман урамы берьяклы тротуарлы булса, быел Ленин урамында юлның ике ягы буйлап тротуарлар салына. Бу эшләр “МДСУ-1” оешмасы тарафыннан башкарыла. 
Үзара салым җыюга халык ияләнеп бетте инде. Чөнки референдум нигезендә җыелган акчалар хисабына үзебез яшәгән җирлектә шактый күп эшләр башкарыла. Республика казнасыннан дүрт тапкыр арттырылып бирелүче сумма авыл җирлекләре өчен зур ярдәм. 2013нче елның ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гражданнардан җыелган үзара салым акчасына 1гә 4 нисбәтендә Хөкүмәттән өстәп түләргә дигән Карарын үз көчендә калдырды. Күптән түгел генә Татарстан Президенты үзенең еллык Юлламасында халыктан үзара салым акчасы җыеп, күләмле төзелеш эшләрен тиешле югарылыкта башкарганы өчен берничә районны, шул исәптән безнең Балтач районын да мактап телгән алды. Димәк, без дөрес юнәлеш буенча эшлибез. Хәтта Россия Президенты В.В. Путин да Татарстанда башкарылучы бу эшчәнлекне һәм республика җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән акчалата ярдәмне уңай бәяләде. Бу алымны башка төбәкләргә үрнәк итеп күрсәтә. Район югарылыгында сөйләшүләр булганнан соң үзара салым акчасын җыюны быел да дәвам итәргә булдык. 

– Димәк, алда тагын референдум көтә. Аны уздыру вакыты кайчанга билгеләнгән? 

– Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы ассоциясенең Карары нигезендә республикабыз районнарының барлык җирлекләренә дә референдумнар 19 ноябрь көнне үткәреләчәк. Шул исәптән «Россия Федерациясенен үзидарә органнарының гомуми принциплары турында законы һәм Татарстан Республикасының «Татарстанда үзидарә турында законы һәм шәһәр тибындагы Балтач бистәсенең Уставы нигезендә бистә җирлегендә ябык – яшерен тавыш бирү юлы белән референдум уздыру турында”гы Балтач район Советының һәм Балтач бистәсе башлыгы Рамил Нотфуллинның Карары кабул ителәчәк. 

– Анда нинди сорау күтәреләчәк? 

– 2018 елда 18 яшькә җиткән авыл җирлегендә яшәүче кешегә 450 сум күләмендә үзара салым кертүгә ризамы һәм кергән акчаларны Балтач бистәсендә җәяүлеләр йөри торган тротуарларны төзүгә һәм җирлектәге күперләрне төзекләндерүгә ризалык бирәсезме?дигән сорау булыр дип көтелә. 

– Киләсе елда нинди эшләр башкару планлаштырыла? 

– Зоя Космодемьянская урамының Казан юлыннан төшкәндә сул ягы буйлап һәм Ленин урамының Чепья чатыннан алып, элеккеге автовокзал аша үтеп, СМУ микрорайонына таба тротуарлар салу, Нариман урамының гимназия ягыннан спорткомплекска үтә торган өлешендә тротуар һәм җәяүлеләр күпере салу, Чехов, Комсомол, Тукай урамнары киселешләрендәге күперләрне реставрацияләү, Космонавтлар урамындагы (мех әйберләр тегү фабрикасы янында) һәм СМУ микрорайонының Төзүчеләр урамы башындагы коеларны төзекләндерү эшләре башкарылачак. Шулай ук Көек һәм Курмала авыллары халкының акчасына Көек авылы китапханәсе янында уен мәйданчыгы ясалачак. Чөнки агымдагы елда ике авыл халкыннан җыелган үзарасалым акчасы тулысынча, Көек авылы халкының ризалыгы белән, Курмала урамына таш түшәүгә тотылды. 

– Ә Балтачның бердәнбер Салкын чишмәсен нинди язмыш көтә? 

– Киләчәктә Салкын чишмәне төзекләндерү мәсьәләсе уңай якка хәл ителер дип өметләнәбез. Экология фонды аша акчалар юлланган очракта, Салкын чишмәне торгызу, аңа заманча төсмер биреп, ял итеп утыру урыны, ягъни сквер рәвешенә китерүне исәптә тотабыз. Быел аның күперен вакытлычы гына булса да, “Төзекләндерү” оешмасы хезмәткәрләре тырышлыгы белән агачтан ремонлап тордык. Киләсе елга биредә яңа күпер салу планлаштырыла. Шул сәбәпле референдумга Салкын чишмәне төзекләндерү кертелмәде, зур суммалар сарыф ителер иде. 

– Үзара салым акчаларының тотылышын кем исәптә тота? 

– Җыелган үзара салым акчаларының максатчан тотылышын Балтач муниципаль районының контроль-хисап палатасы контрольдә тота, шулай ук барлык финансларның туплануы, кайда күчерелүе Республика Казначылыгында һәм Республика Финанс министрлыгында онлайн режимда күренә. 

– Тагын бер кат искә төшерик әле: үзара салым акчасыннан кемнәр азат ителә?

– Үзара салым акчасын җыюдан Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм I төркем инвалидлар гына азат ителә. 

– Референдум ничә участокта үтәчәк? 

– Референдум 4 сайлау участогында үтәчәк. Шушы форсаттан файдаланып, халыкка мөрәҗәгатемне дә җиткерәсем килә. Хөрмәтле Балтач бистәсе, Көек һәм Курмала авыллары халкы, Сезнең барчагызның да 19 ноябрь көнне сайлау участокларында референдумда актив катнашуыгызны көтеп калабыз. Халык дөрес аңлап кабул итәр һәм реферндум уңай нәтиҗәләр бирер дип өметләнәбез. Чөнки тормышыбызның иминлеге, әйләнә-тирәбезнең төзеклеге фәкать үзебездән генә тора! 

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Илдар Дамирович! Күмәк көч тау күчерә, ди халык. Киләчәктә дә бердәм булып, алга куйган максатларга ирешеп, имин юллардан йөрергә язсын. 

Әңгәмәдәш – Ясминә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әңгәмә