Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илдар укыган гимназиядә истәлек тактасы ачылды

Илдар хәзер гимназиягә килүчеләрне әнә шулай ихлас елмаюы белән каршы ала

«Батырлык» ордены кавалеры, махсус операция барышында батырларча
һәлак булган райондашыбыз Илдар Илнур улы Галиев исемен мәңгеләштерү
максатыннан, 28 апрель көнне ул белем алган Балтач гимназиясендә элмә
такта ачылды һәм истәлек почмагы булдырылды.
Бу көнне Илдар турында бик күп матур хатирәләр искә алынды, аның
турында берсеннән-берсе җылы сүзләр әйтелде. Гимназиянең иң тырыш, иң
тәртипле, бик актив һәм җиңелү белмәс чаңгычы егете якташлары күңелендә
шундый булып сакланыр да. Аны якыннан белүчеләр һәрчак шат күңелле,
ярдәмчел, кешелекле егетебез иде дип искә ала. Истәлек тактасына уелган
рәсемендә дә Илдар хәзер гимназиягә килүчеләрне әнә шулай ихлас елмаюы
белән каршы ала, озатып кала. Бу көнне чыгыш ясаучылар да: «Илдарның
шушы якты образы күңелләребездә мәңге сакланыр, онытмабыз, быел
уздырылган аның исемендәге чаңгы бәйгесе алга таба да дәвамлы чара, бер
традиция булыр», – дип ышандырды.
Татар халкында булган йола нигезендә, бу көнне Кариле мәчетендә
Илдарның кырыгы уңаеннан ифтар ашы үткәрелде. Биредә аның рухына
багышлап Коръән укылды, шулай ук якты истәлекләр барланды, әти-әнисе
Илнур һәм Тәнзилә Галиевага , туганнарына, якыннарына сабырлык-сәламәтлек
сорап, дога кылынды.
Искә алу чараларында район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан
Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар
конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы
депутаты Камил Нугаев та катнашты һәм чыгыш ясады.
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев