Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илфат Сәгъдиев: "“Авария хәлендәге торактан күчерү” программасы тормышка ашырыла башлады."

Бүгенге әңгәмәбез район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Илфат Нурулла улы Сәгъдиев белән районыбыз җирлегендә "Авария хәлендәге торактан күчерү" программасының үтәлеше турында.

- Илфат Нуруллович, бу программа районда кайчаннан эшләп килә?
- Районда 2013-2015нче елларга исәпләнгән "Авария хәлендәге торактан күчерү" программасы тормышка ашырыла башлады. Күп фатирлы йортның әлеге программада катнашуының беренче шарты булып, авария хәлендәге йорттагы фатирларның шәхси милек буларак теркәлүе кирәк. Шулай ук, йортта яшәүчеләрнең барчасы да бердәм булып, шул йортны авария хәлендә дип тануы мөһим. Бу программага 2012нче елның 1нче гыйнварена кадәр комиссия тарафыннан торагы авария хәлендә дип танылган күп фатирлы йортлар кертелде.
- Район буенча яңа торакка мохтаҗ булган, бу программага кертелердәй йортлар күпме?
- Бүгенгесе көнгә район җирлегендә барлыгы авария хәлендә дип танылган күп фатирлы 18 йорт исәптә тора. Шуның берсе - Чепьяда, икесе - Карадуганда, өчесе - Норма авыл җирлегендә, калганнары - Балтач бистәсендә. Бу 71 фатир дигән сүз, аларда якынча 200 гражданин теркәлгән.
- Узган елда аларның ничәсенә йорт төзелде?
2014нче елда Балтачта К. Нәҗми урамында берәр фатирлы 2 торак йорт салынды. Ә Нариман урамының 24нче йорт адресы буенча ике катлы агач йортта яшәгән кешеләр өчен Татарстан урамында ике фатирлы 2 йорт төзелде. Шулай ук бистәнең Кол Шәриф урамында да Карадуган авылы кешеләре өчен 1йорт түбә астына кертелде, анда төзелеш эшләре дәвам итә.
- Бу йортларны кайсы төзелеш оешмалары төзеде?
Әлегә "Юмарт" һәм "Водстрой" оешмалары гына эш башкарды. Сезон башлануга калганнарына да эш йөкләнәчәк. Безнең әле, алда әйтелгән 18 күп фатирлы йортта яшәүчеләрне, торак белән тәэмин итәсебез бар.
- Тәэмин ителеш кем тарафыннан финанслана соң?
- Бер өлеше Россия һәм Татарстан бюджетыннан бүленгән акчага финанслана, ә икенче өлешен кеше үзе түли. Әлегә түләү социаль ипотека шартларында башкарыла. Ягъни гражданнар авария хәлендәге торакларын калдырып, яңа фатирга күченеп, моның өчен берничә елга сузып түләү мөмкинлегенә ия. Бу мәсьәлә буенча алар белән бик катлаулы сөйләшүләр алып барырга туры килә. Программада катнашучылар шуны истә тотсыннар иде: бу формада эшләү срогы 2015нче елда тәмамлана. Ягьни, киләчәктә, "Авария хәлендәге күп фатирлы йортлардан күчерү" программасы дәвам иткән очракта, йорт салып биргән өчен 100% түләргә туры килергә мөмкин.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250