Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илфат Сәгъдиев: "Иң мөһиме - программаларның гамәлдә булуы" (+фото)

Теләсә-нинди һавада - эсседә дә, кар буранда да юлчылар, алларына куйган бурычларны намуслы башкарып, юлларның һәрвакыт имин һәм уңайлы булуы турында кайгыртып эшлиләр.

Аларның хезмәтләре һәрвакыт күз алдында. Бу хакта тулырак район төзелеш һәм архитектура бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев белән әңгәмә кордык.

- Илфат Нуруллович, быел районда гомуми юллар төзелеше буенча күпме эшләр башкарылды?

- Соңгы елларда юллар төзелеше һәм ремонты буенча күләмле эшләр башкарылып килә. Балтач һәм авылларыбыз эчләрендәге юллардан автомобиль белән йөреп булмый дигән мөрәҗәгатьләр килгәне юк диярлек. Әгәр андый хәбәр була икән, безнең тарафтан кайсы да булса берәр программага кертү мөмкинчелеген карыйбыз.

- Әлеге эшләр нинди программалар буенча эшләнә?

- Районыбыз территориясендә республикабыз җитәкчелеге тарафыннан билгеләнгән 3 программа гамәлдә: урамнардагы асфальт юллар ремонты (ремонт существующего асфальтобетонного покрытия), урамнарга таш җәю (устройство щебеночного покрытия), муниципаль юл фонды акчаларын төрле юл салу һәм ремонты эшләре. Һәм шулай ук үзара салым акчаларына да таш җәю эшләре башкарыла.

- Озак еллар халыкның үзәгенә үткән Әтнә, Алан юлларының язмышы бүген ни хәлдә?

- Алан юлына 4 чакрым комлы таш катнашмасы (щебеночно-песчаная смесь) түшәү һәм әлеге юлдагы күперләрне (торбаларны) ремонтлау эшләре тәмамланып килә. Район буенча авыл араларындагы юллар һәм шулай ук, начар хәлдә булган Әтнә, Субаш, Кенәбаш юллары да ГКУ «Главтатдортранс» карамагында. Әлеге оешма бу юлларны тиешле дәрәжәдә тотарга тиеш. Ләкин юллар салу һәм ремонты бик тә зур финанс чыгымнары таләп итүче төзелеш төре, шунлыктан берьюлы бөтен тузган юлларны ремонтлап бетереп булмый. Киләчәктә алда әйтелгән юллар ремонтланыр, дип уйлыйм.

- Халыкны борчыган тротуарлар мәсьәләсе дә уңай якка хәл ителә башлады. Быелгы сезонда бистәнең кайсы өлешләрендә тротуарлар салына?

- Балтачта тротуарлар эшләү муниципаль юл фонды акчаларына башланып киткән иде. Былтыр һәм быел нигездә үзара салым акчалары хисабына башкарыла. Чепья авылында быел муниципаль юл фонды аша тротуар салына башлады. Әгәр мөмкинчелек булса, киләсе елда да күпмедер күләмдә тротуар җәелергә тиеш.

- Киләчәктә нинди күләмле ремонт эшләре планлаштырыла?

- 2018 елга планны җирлек башлыкларыннан һәм районыбыз халкыннан кергән мөрәҗәгатьләр нигезендә туплый башладык. Иң мөһиме - алда санап кителгән программаларның гамәлдә булуы.

Әңгәмәдәш - Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250