Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илкүләм проект кысаларында Икътисад министрлыгы Татарстан эшкуарларына бухгалтерия алып бару буенча бушлай хезмәт күрсәтәчәк

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган "Минем бизнес" төбәк үзәге республика эшкуарларына «кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм " милли проекты кысаларында бухгалтерлык, салым, кадрлар исәбен алу һәм хезмәт хакын исәпләү аутсорсингы буенча хезмәт күрсәтә башлады.

Салым салуның гадиләштерелгән яки гомуми системасын кулланучы һәм штатта ялланган өч хезмәткәр булган хезмәт күрсәтү (ташу, такси, шәхси белем бирү хезмәтләре) өлкәсе эшмәкәрләренә ярдәм итү өчен 6 айга бухгалтерияне алып бару каралган. Эшмәкәрләргә "Минем бухгалтериям. Аутсорсинг» дигән сервиста бушлай эшләү мөмкинлеге  булдырачаклар. Тәҗрибәле белгечләр бухгалтерлык һәм салым исәбен алып барырга, хисапларны тиешле органнарга тапшырырга ярдәм итәчәкләр.

Программаны тормышка ашыру өчен "Минем бизнес" төбәк үзәге җавап бирә. Үзәк Татарстанның эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектлары өчен, шул исәптән бухгалтерия алып бару буенча, финанс булмаган хезмәтләрнең киң спектрын күрсәтә. Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр хезмәт күрсәтүнең өч вариантыннан файдалана алалар:

1. Бухгалтер, салым, кадрлар исәбе һәм хезмәт хакын исәпләү буенча комплекслы хезмәт күрсәтү. Белгечләр салымнарны исәплиләр, хисапларны вакытында тапшырачаклар, кадрларны исәпкә алып, даими түләүләрне профессиональ рәвештә башкарып чыгачаклар. 2020 елда хезмәткәрләр саны – 3 кешедән, операцияләр саны аена 60тан да, документлар саны (УПД, актлар, счет-фактуралар) 30дан да һәм номенклатураның позициясе 50дән дә артмаган шәхси эшмәкәрләр һәм оешмалар өчен туры килә.

2. Хезмәт хакын исәпләү һәм кадрлар белән идарә итү. Сервис хезмәткәрләр белән исәп-хисапларны вакытында үткәрергә һәм барлык кадрлар мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итәчәк. Салым салуның теләсә кайсы системасы һәм хезмәткәрләр саны 9 кешедән артмаган оешмалар өчен туры килә.

3. Алдагы еллар хисабын торгызу. Экспертлар компаниянең финанс һәм салым хисаплылыгын тәртипкә китерәчәкләр. Башта сезнең хисап базагызның торышын, кирәкле барлык документларның булу-булмавын һәм аларны төзүнең төгәллеген тикшерәчәкләр. Мондый аудит, нинди документацияне төзәтергә яки торгызырга кирәклеген аңларгаярдәм итәчәк. 2020 елда хезмәткәрләр саны – 3 кешегә кадәрбулган, ЕНВД кулланган, УСН кулланучылар өчен туры килә.

Хезмәт алу өчен гаризаны Казан шәһәре, Петербург ур., 28 адресы буенча бирергә мөмкин.

Хезмәт күрсәтүгә тере чират тәртибендә, терминалда документлар бирү талонын алып, яки алдан www.uslugi.tatarstan.ru сайтында язылырга мөмкин.  Шулай ук фондның теләсә кайсы муниципаль берәмлегендә региональ вәкиленә мөрәҗәгать итәргә була.

Киңәш сорап 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының максаты - аның үсешенең барлык этапларында: старт идеясеннән башлап, киңәюгә һәм экспортка чыгуга кадәр бизнеска ярдәм итү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.

Фото: pixabay.com/ru

Чыганак: mert.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илкүләм проект аутсорсинг