Нуретдин бу атнада янәдән дуслары белән кайтасын хәбәр иткәч, әнисенең кулыннан эш китте. Ниләр генә әзерлим икән дигән уй яшен тизлеге белән башыннан үтте. "Ите дә юк бит аның. Барысы да буй җиткән егетләр". Хәер, бәрәңгесе бар бит. Гайрифә тиз генә зур табага бәрәңге кызарга куйды, ул өлгерде дигәндә Нуретдин...
Нуретдин бу атнада янәдән дуслары белән кайтасын хәбәр иткәч, әнисенең кулыннан эш китте. Ниләр генә әзерлим икән дигән уй яшен тизлеге белән башыннан үтте. "Ите дә юк бит аның. Барысы да буй җиткән егетләр". Хәер, бәрәңгесе бар бит. Гайрифә тиз генә зур табага бәрәңге кызарга куйды, ул өлгерде дигәндә Нуретдин да иптәшләре белән ишектән килеп керде. Нуретдин һәр атна саен булмаса да, Арча педагогия училищесында бергә укыган иптәш егетләрен шулай кунакка алып кайта торган була.
Егет кечкенәдән бик аралашучан булып үсә. Гаиләдәге җиде бала арасында беренчеләрдән булып югары белем алучы да ул. Еллар үткәч, әти-әнисе, бертуганнары өчен генә түгел, аларның балаларына да ныклы терәк, ышаныч, олы киңәшче булачак әле. Хәзергә аның хыялларын тормышка ашырасы, хезмәт үрләре яулыйсы, тормыш корасы, балалар үстерәсе бар. Ә иң мөһиме, язмыш әзерләгән сынауларны зур сабырлык белән үтеп, тормыш китабына матур тарих язасы бар.
1946 елда Киров өлкәсе, Мари Иле Республикасы белән чиктәш, гаять тә матур табигатьле Шода авылында Гайрифә һәм Галләметдин Низаметдиновлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә ул. Сугыштан соңгы авыр еллар. Ашарга-эчәргә юк, кием-салым да бик начар. Әмма ул кечкенәдән бик тере булып үсә. Кызыксынучанлыгы нәтиҗәсендә кунакка кайткан күрше абыйсыннан гармун уйнарга өйрәнә. Тәвәккәллеге үземә ошаган, дип куана ул чагында әтисе. Һәм ялгышмый. Нәкъ менә шушы тәвәккәллеге, максатчанлыгы аркасында тормышта ул үз юлын яра. Кече яшьтән үк күрше рус авылына барып йомырка сатуларын, урам малайлары белән волейбол уйнап, зурракларның да борыннарына чиртүләрен авылдагы өлкән абзый-апалар бик еш искә ала.
Укытучылык дипломы алгач, туган авылы мәктәбендә белем бирә. Соңрак Балтач мәктәбендә укыта. Чапшар, Нөнәгәр мәктәпләрендә директор вазыйфаларын башкара, "Труд" колхозында партия оешмасы секретаре булып эшли. Кайда гына эшләсә дә үзен сәләтле, тыйнак, югары эрудицияле итеп таныта. Әлеге сыйфатлары Нормадагы 96нчы номерлы һөнәр лицее директоры булып эшләгән елларда аеруча ачыла. Балаларга белем бирү белән беррәттән, аларны шәхес итеп формалаштыруда да зур хезмәт башкара. Еллар үткәч, укучыларының, хезмәттәшләренең "Галләмыч заманнары", дип искә алулары хезмәтенә олы бәядер, мөгаен. Әлеге уңышлар берсе дә җиңел генә бирелми, эшне ярты юлда ташлап кача торган вакытлар да күп була, әмма ул андыйлардан түгел. Эшне ахырга кадәр нәтиҗәле итеп башкару аның канына сеңгән. Шәхси тормышын да ул шулай алып бара. Тормыш иптәше Сания белән улы Рөстәм, кызы Резеданы мул һәм бәхетле тормышта яшәтү өчен янып яши. Әмма язмыш без дигәнчә түгел шул. Өченче сабыен якты дөньяларга бүләк итә алмый мәңгелеккә күзләрен йома Саниясе. Тормыш туктала... Әле бу кайгыны аңлау түгел, ни икәнен дә күз алдына китерә алмаган ике бала белән тормышны дәвам итәргә нинди көч табарга? Андый көчне таба Нуретдин. Әти-әнисе, бертуганнарының ныклы иңнәре, ярдәме белән тормыш дәвам итә. Балалар бәхетенә бик тә уңган, ягымлы, үзе кебек тәвәккәл Балтач кызы Нурия белән тормыш кора. Мең кат сыналып, әмма сынмый матур гаилә кора алар. Балалар әни назыннан мәхрүм булмый. Гаилә сөенечләрен арттырып төпчекләре Руслан тугач, бәхетләре тагын да түгәрәкләнә. Бүген инде балаларның һәммәсенең тормышта үз урыны. Рөстәме "Балтач газы" идарәсендә алыштыргысыз хезмәткәр, Резедасы Чепья хастаханәсендә баш табиб, Русланнары Казан шәһәрендә. Атна ахыры җиткән саен төп нигез оныкларның шат авазына күмелә. Аларга исә Нуретдин абыйның тальян моңнары кушыла. Моңлы көйләр сузганда мизгел эчендә барлык тормыш юлы күз алдыннан үтә. Иңнәренә килеп сарылган сабыйларны кочагына алып сөйгән мәлдә үзе дә сизмәстән нәтиҗә ясый: "Юкка яшәлмәгән". Балалар, кияү-киленнәр дә әти-әниләрен бик хөрмәтләп яши. Адәм баласы өчен моннан да олы бәхет була аламы?!
Тормыш сынаса да, сынмаган, язмыш дигән зур китапта кабатланмас үз тарихын язган Нуретдин Галләметдиновның бу көннәрдә бик шатлыклы көннәре - иртәгә ул 70 яшьлек күркәм юбилеен каршы ала. Без аны балалары, оныклары, туганнары, күпсанлы укучылары, хезмәттәшләре исеменнән ихластан тәбрик итәбез. Үз кулларыгыз белән төзегән тормышыгызның киләчәге матур, бәхетле булсын. Әле озак еллар мул, бәрәкәтле тормышта һәр туар таңга шатланып, Нурия ханым белән тигезлектә, балалар һәм оныклар игелеген күреп яшәргә язсын.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев