Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җилкәнсез кораб хуҗасы

“Балачактан моряк булырга хыялландым, беркайчан да капитан булырмын дип уйламый идем...”

                  Шаулый диңгез,
                  Җил өрәдер,
                  Җилкәнен киргән кораб.
                  Төн вә көндез
                  Ул йөрәдер:
                  Юл бара ят ил карап…

                                                                      Дәрдемәнд


Гадәттә кунакка гел күчтәнәч белән йөри идем, бу юлы буш кул белән барып кердем, шулай килеп чыкты. Сумкамда булган бердәнбер әфлисунны аңа суздым. Ул күчтәнәчне алды да: “Алайса мин дә сезгә күчтәнәч бирәм инде”, – диде һәм өстәлдән шундый ук сары әфлисун алып килеп минем кулыма салды.

Ул мине ачык төстәге күлмәктән һәм джинсы чалбардан каршы алды. Чәчләрдә – чал, күзләрдә – ялгызлык, маңгайда җыерчыклар булса да, бу кешегә алтмыш биштән артыкны биреп булмый иде.

“Православие динен тотучыларда Покров көне бар, 1940нчы елдагы шушы бәйрәм – минем туган көн”, –диде ул. – “Әти хәбәрсез югалган, мин гаиләдә бердәнбер бала. Күп җиргә күчеп тә йөрергә туры килде. Авырмы дисең син, авыр булды инде...”

Бу кешенең дөньяга карашы миңа шундый сәер һәм бердәнбер дөрес кебек тоелды. Тормышта ни генә килеп чыкса да, ул: “Нишлисең инде, шулай булды инде менә”, – дип әйтәдер сыман иде. Аны нәрсә шул хәтле яшь күрсәткәндер, белмим. Бәлки ул үпкәләрдә утырып калган диңгезнең шифалы җиледер, ә бәлки бу кешедәге тормышка булган гаять тыныч һәм гади караштыр.

“1960нчы елдан флотта хезмәт иттем. Төрле илләргә официаль визитлар белән йөри идек. Корабльнең озынлыгы 154м иде, шунда 412 кеше яшәдек. 2 тапкыр Болгариядә, 4 тапкыр Сириядә, Франциядә, Румыниядә, Гвинея-Бисау, Нигерия, Марокко, Эфиопия, Йемен, Ливанда, сугыш вакытында Мисырда булдык, 76нчы елда Анголага барганда да анда сугыш иде, Кубада чакта Фидель Кастро килде, безнең корабльдә йөрде”. Барлык күргән илләрен сөйләп бетерми, үзе очраткан тарихи шәхесләргә дә сокланып яки алар белән очрашуына гаҗәпләнеп карамый иде ул.

“Әйдәгез, мин сезгә фотоларны күрсәтим әле”, – диде дә, әллә каян әллә нихәтле фотокарточкалар табып алып килде һәм янәдән сөйли башлады...

“Безнең корабль “визит вежливости” ясап йөри иде. Официаль визит белән баргач, без президент, оборона министры, флот командующие белән очрашырга тиеш. Гвинея-Бисауга кергәндә Жеба (Геба) исемле елга бар. Анда су килү-су китү була. Без визит ясарга киттек, ә килгәндә корабль ярда юк иде. Су белән бергә төшеп киткән булган”.

Язманы тулы килеш "Хезмәт"нең киләсе саннарында укырсыз.

Миләүшә Халикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Андрей Павлов