Ильмира Нәгыймова: “Ул безнең сәхнә әтиебез иде”
Узган шимбәдә татар дөньясы зур югалту кичерде. Танылган баянчы Шәфәгать Салихов юл һәлакәтенә эләгеп, һәлак булды.
Музыкантның гомере Казан – Чаллы трассасында өзелде. Әле август аенда гына 60 яшен тутырган Шәфәгать Салиховны якшәмбе көнне тугын ягы – Азнакай районы Татшуган авылында җирләделәр. Без аны якыннан белгән кешеләр белән аралашып, истәлекләрен барладык, аның соңгы көннәре турында белештек.
Ильмира Нәгыймова: “Ул безнең сәхнә әтиебез иде”
Соңгы елларда Шәфәгать әфәнде җырчылар Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдинов белән күп эшләгән. Шәфәгать абыйның һәлакәткә эләгүен дә алар иң беренчеләрдән булып белә һәм Ильмирага бу авыр хәбәрне гаиләсенә җиткерергә туры килә.
- Шәфәгать абый белән танышуым Руслан аркылы булды. Ул вакытта ук инде алар күптәннән аралаша һәм бик җылы мөнәсәбәттә иде. Сигез ел дәвамында без Шәфәгать абый белән гел бергә булдык. Баянчыбыз да, администраторыбыз да иде. Кыскасы, ул безнең сәхнә әтиебез иде, дип әйтә алабыз. Эш буенча гына түгел, аралашып яшәгән гаилә дусларыбыз иде алар.
Соңгы вакытта үзгәрде ул. Тагын да ягымлырак, игътибарлырак, кайгыртучанрак булды. Хәзер генә анализ ясап утырабыз: соңгы вакытларда ул кешеләр белән аеруча да теләп аралашты. Шуннан рәхәтлек ала иде. Аннан соң соңгы вакытларда гел ашыкты. Һаман каядыр чапты, бер урында гына утырып тора алмый иде. Үзенең китәсен әллә сизенде микән, дип тә уйлыйм. Юбилеен, концертын үткәрде. Төзегән йортына кунакка чакырырга хыялланды.
Шимбә көнне без Алпар авылында концерт куйдык, тик Казанда банкеты булу сәбәпле, Шәфәгать абый безнең белән бара алмады. Кич белән без Екатеринбургка солянка концертында катнашырга тиеш идек. Поездга кереп барганда: «Шәфәгать абый аварияга эләкте. Тиз арада машина кирәк», - дигән хәбәр килеп иреште. Ул вакыта әле беркем бернәрсә белми иде. Без уртак танышларыбызга шалтырата башладык. Руслан авария булган җиргә барып җитәр өчен машина эзләде. Поездга утыргач, Руслан яныма килеп, көч-хәл белән: “Үлгән”, - дип кенә әйтә алды.
Кузгалган поезддан сикереп төшеп калдык та, авария булган урынга бардык. Ул вакытта Шәфәгать абыйны алып киткәннәр иде генә әле. Ул бит агач төягән йөк машинасы артына килеп кергән. Тормоз юлы 15 метр иде. Әлеге машина да шунда тора иде. Шәфәгать абый саклану каешын эләктермәгән булган шул. Эләктергән булса, исән дә каласы булгандыр, бәлки, чөнки юл-патруль хезмәткәрләре әйтүенчә, авария бик куркыныч та булмаган. Шунда ук һәлак булган ул. Машина килеп бәрелгәннән соң ике минуттан җан биргән.
Аңа кадәр барысы да яхшы булган югыйсә. Кызы Миләүшә белән берничә минут кала гына сөйләшкән булганнар. Хатыны Лариса апа кыстыбыйлар пешергән булган. Шәфәгать абый: “Миңа да калдырыгыз. Чаллыдагы банкетка гына кереп чыгам да, кайтып җитәм”, - дип әйткән.
Гаиләсенә дә бу хәбәрне миңа хәбәр итергә туры килде. Лариса телефонын алмагач, кызы Миләүшәгә шалтыраттым. Алар ахырга кадәр ышанмады. Төне буе алар янында булдык. Бу барыбыз өчен дә бик зур югалту. Һаман да шок хәлендәмен. Мин елыйм әле, Руслан елый да алмый. Лариса апа, балалар бөтенләй бетеренгән. Хушлашканда да: “Ул йоклый гына”, - дип тәкрарладылар. Шундый хыяллар белән яшәгән кешенең менә шулай бик тиз китүе башка сыймый.., - диде Ильмира.
Эльмира Сәлахова: “Күпме юллар узды. Гомере юлда өзелде”
Журналист, мәҗлесләр алып баручы Эльмира Сәлахова өчен дә Шәфәгать Салихов гаилә дусты булган. Якын кешесе турында ул бик озак итеп сөйләде.
- Шәфәгать абый белән якыннан 2002 елда интервью алган вакытта таныштык. Ул чагында мин студент кына идем әле. Аннан соң мәҗлесләр уздыра башлагач, дуслыгыбыз тагын да ныгыды.
Шәфәгать абый безнең күңелләребездә яхшы күңелле кеше булып калачак. Ул булганына шөкер итеп яши белә торган, ихлас, гади, ипле кеше иде. Башкалар белән беркайчан сүзгә килмичә, тормышыннан канәгать булып яшәде. Гаиләсен матди яктан тәэмин итү аның өстендә булса да, беркайчан дөнья малы артыннан кумады. Хатыны Лариса да аны аңлый белә торган сабыр хатын-кыз. Журналист булып эшләгән елларда командировкаларга барсам да гел аларга туктала идем. Минем ашыкканымны, кабалануымны күреп: “Шул кадәр чапма, темпыңны кимет бераз”, - дип әйтә торган иде. Безнең өйгә килеп тә күңелле итеп утыра идек. Гаилә бәйрәмнәребездә дә гел ул чыгыш ясады. Үзе әйтмешли, без аның белән 200дән артык мәҗлесне бергә уздырдык. Мин үземне аның янында рәхәт, тыныч хис итә идем. Эшкә дә бик җаваплы карый торган кеше иде.
Мин аңа бик рәхмәтле. Тормышта әти-әни, туганнар белән сөйләшә алмый торган вакытларда да мин Шәфәгать абыйның киңәшләренә таяна идем. Ул үзе дә: “Хатын-кызлар арасында мондый дусларым юк. Сине бик якын күрәм”, - дип әйтә иде. Минем өчен ул әти дә, дус та, абый да булды. Бүген дә аның юклыгына ышанмыйм. Ул үзе дә еш кына: “Миңа үлем турында түгел, картаю турында да уйларга ярамый, чөнки гаиләм яшь. Балаларны аякка бастырасы бар”, - дип әйтә иде. Ул хәтта “картайган” дигән сүздән дә курка иде. Аның гел яшь булып каласы, яшисе килде.
Соңгы тапкыр вафатына өч көн кала хәбәрләштек. Ул чагында ул: “Берничә көн эшлим дә, бераз туктап торам, чөнки 1 ноябрьдән Чаллыда Салават белән концертлар башлана”, - диде. Мин аның һәлакәткә очравына да бик гаҗәпләнәм, чөнки ул үз гомерендә авызына аракы капкан кеше түгел. Машинада да бик тәртипле, ашыкмыйча йөри торган иде. Бу фаҗигагә карата ике генә фикерем бар: йә йоклап киткәндер, йә күзлеген кияргә оныткандыр. Чөнки аның күзләре бик начар күрә иде. Күзенә бик күп операцияләр кичергән кеше бит ул. Хәтта укытучысы да: “Син кеше була алмассың инде. Әти-әниең җилкәсендә яшәрсең” - дип әйткән булган. Сыйныфташлары арасында иң беренче булып машина сатып алгнанын белгәч, укытучысының шул сүзләре өчен уңайсызлануын әйткәне бар иде. Ә үзе “шушы сүз миңа кеше булырга этәргеч бирде” дип әйтә торган иде.
15 ел яшәгән хатыны үлеп киткәч Шәфәгать абый ике бала белән ялгызы калды. 1997 елда алар Лариса белән кавышты. Аларның аралары 19 яшь иде. Икенче никахтан туган балалары Рубинга – 18, Миләүшәгә 15 яшь. Миләүшәне аеруча нык ярата иде. Олы балалары Айгөл белән Рәзилдән дүрт оныгы бар. Лариса да иркә хатын булып кына яшәмәде, эшләде. Тырышып йорт салганнар иде.
Салават белән ун ел эшләде. Егерме елдан соң кабат кайткан иде. Шуны әйтәсем килә: Салават аны чыгарды һәм үләр алдыннан да тагын бар тапкыр халыкка күрсәтте. Ул күпме юллар узды. Һәм еш кына әллә никадәрле чакрымнарны төнлә уза торган иде. Шунысы үкенечле: күпме юллар йөреп тә, гомере юлда өзелде.
Бу – минем өчен якын кешеләрем арасыннан беренче зур югалту. Бик авыр булды. Кеше гомеренең бер мизгел эчендә өзелергә мөмкинлегенә тагын бер тапкыр инандым. Шулкадәр ашыгып, кабаланып дөнья көтәбез, кайчак туганнар, дусларга да вакыт калмый. Шуңа күрә бер-беребезгә карата җылырак мөнәсәбәттә булсак иде дигән, - диде Эльмира.
“Якташларын хөрмәт итә иде”
Азнакай телерадиокомпаниясе журналисты Эльвира Камалетдинова әйтүенчә, Шәфәгать әфәнде хәйрия чараларында да актив катнашкан.
Шәфәгать абый гади, сабыр, ачык, карусыз кеше иде. Без аның белән якташлар буларак түгел, күпчелек очракта эш буенча аралаштык. Бик күпләрне йолдыз иткән, ә үзе йолдызланмаган йолдыз иде ул. Ел саен 1 июнь – Балаларны яклау көнендә Хәйрия концерты оештырабыз. Халыкка күңеллерәк булсын өчен Әлмәт, Казан, Чаллы артистларын да чакырабыз. Шәфәгать абыйга шалтыраткач, ул озак уйламыйча “Кайтам” дип җавап бирә иде. Алай гына да түгел, “Кирәк дисәгез, артистларга да эндәшәм”, - дип әйтә иде. Әнә шулай җиңел генә һәркем белән уртак тел таба алуы, ярдәмгә ашыгуы белән дә хөрмәтле һәм кадерле иде ул безгә.
55 яшьлек юбилее уңаеннан Азнакай ТВ һәм радиосында аның белән әңгәмә дә эшләдек. “Мин бик күп артистларның башлангыч сыйныф укытучысы” дигән иде ул шул вакытта. Әйе, бик күп күпләргә ярдәм иткән, ә безне үзенең гадилеге һәм киң күңеллеге белән сокландырган, якташларын бер вакытта да онытмаган олы шәхес ул, - диде ул.
“Әтием, төшләремә кер көн саен”
Баянчының авылдашы, сыйныфташы, яшьлек дусты Мансур Мөбәракшин әйтүенчә, Шәфәгать абый белән алар һәрвакыт аралашып яшәгән.
- Ул бездән бер класс алда укый башлаган иде. Операцияләр кичергәч, өченче сыйныфны безнең белән дәвам итте. Мәктәптә гел “5” ле билгеләренә генә укыды. Тумыштан ук бик сәләтле, төрле яктан белемле иде. Ул йөзәрләгән телефон номерын яттан белде. Андый баянчылар да йөз елга бер тапкыр гына туа торгандыр.
Әти-әнисе мәрхүмнәр инде. Әтисе Әхәт абый да оста итеп тальян гармунда уйный иде. Туганнары да атаклы гармунчылар. Татшуган авылында бертуган энесе яши. Апасы белән сеңлесе Чаллыда гомер итә.
Аннан соң шуны әйтәсем килә: эшләгән өчен үзенә тиешле хезмәт хакы сорап ала торган кеше түгел иде. Күп кешеләргә хас әрсезлек юк иде аңарда. Яңа баяны да, чит ил машинасы да булмады. Бәлки яхшы машина булса, язмышы башка төрлерәк тә килеп чыккан булыр иде... Ул күп кешеләргә ярдәм итте, бәлки, кайвакыт үзенә дә ярдәм кирәк булгандыр. Тик ул бу турыда бервакытта та әйтми иде, - дигән фикерен дә җиткерде Мансур әфәнде.
Үз эшенең остасы булган Шәфәгать Салиховның татар эстрадасында да абруе зур иде. Аны бөтен артист белән эшләп чыккан кеше буларак та беләләр. Шәфәгать әфәнденең һәлак булуы турындагы хәбәрләр таралгач та, артистлар социаль челтәрләрдә туганнарының кайгысын уртаклашты.
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та беренче баянчысы турында җылы сүзләр язды.
“Яшьтән ук бергә булдык... Минем хәлне аңлыйсыздыр... Урының ожмахта булсын, дустым... Йөрәк яна. Әрни... Әй Ходаем нишләвең бу?!”
Танышлары, дуслары әйтүенчә, Шәфәгать абый белән кызы Миләүшә арасында аеруча да җылы мөнәсәбәт булган. Миләүшә – әтисе кызы иде, диләр. Инстаграм битендә ул әтисе белән бергә төшкән фотоларын калдырып, хушлашу сүзләрен язган.
“Әтием, бәгърем, мин ышанмыйм. Нишләп син? Минем күпме әйтелмәгән сүзләрем, күпме сораулар калды. Кем хәзер миңа “сОлнышок” дип әйтер, кем “хомячок, хомячок, пухленькие щечки” дип әйтер? Әтәй, әтием, әткәй, мин сине бик яратам. Син минем янымда һәрвакыт. Синем минем фәрештәм. Төшләремә кер көн саен, зинһар”...
Зөһрә САДЫЙКОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев