Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илне-көнне сөендереп, эшле-ашлы булып яшәгез! (фоторепортаж)

15 февраль көнне районыбызда зур чара – Алдынгылар җыены узды.

Әлеге бәйрәм – районыбыз уңганнарының тырыш, фидакарь хезмәтләрен данлауга, районыбыз тарихын баетуга корылган. Бирегә чакырылган һәркем хөрмәтнең иң жылысына, ихтирамның иң олысына, мактауның иң саллысына лаек.

Районыбыз алдынгыларын хөрмәтләп мәртәбәле кунаклар – Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Əхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, шулай ук Дәүләт Советы депутаты, «Татагролизинг» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Азат Җиһаншин, Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев һәм башка бик күп башкалабыз кунаклары, күрше төбәк, район башлык-лары килде.Бүләкләнүчеләр – районыбызның авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәгариф, социаль, мәдәни тармакларда һәм дә башка өлкәләрдә хезмәт куючы фидакарьләр.

«Балтач» спорткомплексы бәйрәм халәтенә күмелде. Елдагыча бай, тагын да камилләшә барган күргәзмә... Ул күргәзмәләрдә Балтачыбыз уңганнары җитештергән азык-төлек, көнкүреш тауарлары. Биредә районыбызның муллыгы, бәрәкәте күренә һәм шул бәрәкәтне тудыруда-булдыруда яшь буынның да катнашуы әйтеп бетергесез күркәм күренеш, димәк, бүгенгебез камил, киләчәгебез өметле.

Зур сәхнәгә куелган экранда районыбызның мул, тот-рыклы тормышын, алга барышын чагылдырган документаль фильм бара, үзешчәннәребез хезмәт кешесенең уңганлыгын-булганлыгын «Ата-бабаларыбыздан калган иң зур мирас» дигән театраль күренеш белән ачып бирде. Балкып торган сәхнәгә районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин күтәрелә:

– Хөрмәтле уңганнарыбыз! Ел дәверендә куйган хезмәтегез өчен ихластан, чын йөрәктән рәхмәт хисләремне җиткерәм. Бергә булып, бердәм булып матур итеп эшләргә насыйп булсын. Тыныч күк йөзе, сәламәтлек теләп калам,– диде район башлыгы башкарылган саллы эшләр өчен горурлык хисләре кичереп.

Хезмәт юлын Балтач районыннан башлап, җаваплы хезмәт юлында республика җитәкчелеге югарылыгына кадәр күтәрелгән хөрмәтле Марат Әхмәтов якташлары өчен чиксез куануын яшерми:

– Һәрбарчагызны да Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән кайнар сәламлим, күркәм уңышларыгыз, башкарган үрнәк эшләрегез,  матур тормыш өлгегез өчен республика җитәкчелеге исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерәм, – ди ул. – Без бүген көннең беренче яртысында район хакимиятенең еллык эшчәнлеге турында хисап утырышында булдык, анда бик матур саннар яңгырады, бай эчтәлекле видеоязмада да, район башлыгы чыгышында да искиткеч матур нәтиҗәләргә ирешеп, зур бер матур гаилә булып, күптармаклы тормышта уңышлар белән эшләп яшәвегез ачык чагылыш таба. Сезнең матур яшәешне республикабызда  өлге итеп тәкъдим итәбез. Республикабыз үзе үк тә кыю максатлар куеп, күләмле, куәтле эшләр башкара – колачлы проектлар гамәлгә куела  – М12 юл трассасы, Идел, Кама елгалары аша зур күперләр төзелә, нинди зур, чыгымлы Чистай, Шәле, Оренбург трассасын гына алыйк... Республикабыз тормыш-көнкүреше көннән-көн үзгәрә, берничә икътисадый зона бар, үсеш тирәлекләре бик күп, үткән елны республикабыз 3 триллион 850 миллиард сум күләмендә үзенең төбәк продукты белән тәмамлады, ә максат 5 триллион турында бара. Бу бит республикабызның нинди эшчән, җитештерүчән, иҗади тормыш белән яшәве турында сөйли. Балтачлыларның йөзе ак, сез булдырып эшлисез, тырышып яши беләсез. Сөенәм эшләрегезгә! Без дә Балтач районында эшләгән елларда ул чор кешеләре белән районны таркатмадык, бер гаилә итеп яшәтергә тырыштык. Рәхмәт матур эшләрегез өчен! Илне-көнне сөендереп, эшле һәм ашлы булып яшәгез. Күңелләрне хушландырган чыгышыннан соң, Марат Әхмәтов үзләренең башкарган хезмәтләре белән зур казанышларга ирешкән райондашларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Шулай ук дәүләт бүләкләрен районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин белән берлектә ТР Дәүләт Советы депутатлары Азат Җиһаншин, Камил Ногаев һәм Таһир Һадиев тапшырдылар.

Халыклар дуслыгы ордены иясе, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров, гаҗәеп моң иясе, яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Ольга Плотникова, райондаш җырчыларыбыз Зилә Хәмитова, Ирек Фатыйхов, Илида Җәләлиева һәм башкалар алдынгыларыбыз өчен оештырылган бәйрәм тантанасында нур өстенә нур булдылар.

Өстәлләрдә ап-ак җәймә, мул табыннар, өстәл тирәли алдынгылар, мөхтәрәм ветераннар, хөрмәтле җитәкчеләр! Һәммәсе дә туып-үскән изге җиребез – Балтачыбызның бәхет тамырлары! Районыбызны гөлләр итүчеләр, алга җибәрүчеләр! Бүләкләренең бәрәкәтен күрсеннәр, киләсе елларда да урыннары бәйрәм түрендә булсын, сафлары тагын да артсын!

Алдынгылар җыены «Дуслык» вокаль-хореографик композициясе белән, югары нотада, югары ноктада тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алдынгылар