Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илсур Мортаза: “Кеше бәрәңгегә чыккан анда, вакыт җиткән!”

Безнең халык гайбәт тыңлап яши, шул гайбәт дәрәҗәсендә корган үз тормышын. Шуннан чыга алмый, чөнки гайбәт җәлеп иткеч итеп сөйләнә, дөреслеккә караганда татлырак! Әлбәттә, кешеләр көтү формасындагы сурәттә яшәргә яратылган җан ияләре. Әйдәп баручысыз (көтүчесез) яши алмыйлар кешеләр. Шуңа да, күпчелек нәрсә кычкыра, башкалар шуны эләктереп алала.

Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүгенге вазгыятькә кагылышлы уй-фикерләре белән бүлешкән.
“Көтү синдромы!
Каушап калу (паника) - иң куркыныч нәрсәләрнең берсе. Каушаган кеше теләсә нинди мәгънәсезлек эшләп ташларга мөмкин. Нәкъ шуның белән шөгыльләнә безнең халык. Шул паника хисенә бирелеп, кибетләрдәге азык-төлекне котырып алалар да, аннан, бәяләр арта, диеп сөрән салалар! Шулай котырып алучы булгач, билгеле, арттыралар бәяне, “диваналар” бар бит! Халык кибетләрдәге бәяләрне арттырып бетерделәр, инде аптекаларга күчтеләр...

Ә бәяләрнең бер күтәрелгәч төшми торган начар гадәте бар! Әгәр чынлап ачлык килсә (Аллаһы сакласын), барыбер озакка җитмәячәк ул ризыклар! Миңа шунысы кызык, без, кешеләр, үзебезне акыллы җан ияләренә саныйбыз, ә хайваннардан да болайрак итеп аңгыралыклар кылабыз... Адәм баласы коткыга бирелергә ярата! Ни өчен?! Чөнки күп кешеләр үз “кузысы” (кокон) эчендә яшиләр. Миңа кагылмыйлар икән, шул җитә, ә калганнар ник кадалып китмиләр шунда!.. Миңа калса, болар барысы да наданлыктан килә, укый-яза белү һәм акча санарга өйрәнү генә укымышлылык түгел шул! Уку йортлары биргән белем генә җитми тормыш итәргә. Дөнья әдәбияты, бөек кешеләрнең үрнәкләрен өйрәнүне кулай күрми безнең халык. Мәдәниятлелек җитми, рухи байлыклар юк! Үзе белгәнчә – билгеле бер дәрәҗәгә җиттем дә шул җитә, башка бер нәрсәне дә белергә теләми!

Безнең халык гайбәт тыңлап яши, шул гайбәт дәрәҗәсендә корган үз тормышын. Шуннан чыга алмый, чөнки гайбәт җәлеп иткеч итеп сөйләнә, дөреслеккә караганда татлырак! Әлбәттә, кешеләр көтү формасындагы сурәттә яшәргә яратылган җан ияләре. Әйдәп баручысыз (көтүчесез) яши алмыйлар кешеләр. Шуңа да, күпчелек нәрсә кычкыра, башкалар шуны эләктереп алалар. Мин үзем авыл баласы, бәрәңге алуны гына үрнәк итеп алыйк. Ел саен: “Быел бәрәңге алырга иртә чыкмыйбыз, кеше теләсә нәрсә эшләсен!” – дигән булалар. Бары бер кешенең бакчага чыгып казына башлавы җитә, “Кеше бәрәңгегә чыккан анда, вакыт җиткән!” – диеп башкалар да чыгалар, елдан-ел шул хәл кабатлана.

“Джентельмены удачи” фильмын хәтерлисез бит? “Алибаба, ты зачем побежал?!” “Все побежали, и я побежал”! Менә шулай, баш миен эшкә җикми генә яши бирәбез, кеше нәрсә эшләсә, без дә шуны эшләрбез, Аллаһы саклар әле! Шуннан башка нәрсә белмибез! Үз фикере булган кеше бик сирәк. Шундый мәзәк бар бит: “Иртәгә сезне асабыз, иртәнге тугыздан да соңга калмый килеп җитегез! Сорауларыгыз бармы?!” “Бар – бау белән сабынны үзебез белән алып килергәме, әллә сез бирәсезме?” Кесәдән генә йодрык күрсәтеп тик яшибез! Хәер – кесәдәге йодрыкны йомарларга да баш кирәк бит! Ә чыгарып йодырык селкер өчен бөтенләй көчле холык кирәк!

Бу гамәлләрне күреп, гаҗәпләнүдән башка хис тоя алмыйм! Безнең халыкта көтү синдромы!"

Чыганак: "Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев