Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илсөя Бәдретдинованың "утырып" чыкканын белә идегезме?

Кайбер җырларыннан чамалый идек инде...

5–16 яшьләрендә Илсөя Бәдретдинованы Яңа елда гел Кар кызы итеп куя торган булганнар. Ул елны да аны Кар кызы итеп киендереп, шәһәр чыршысын ачарга алып барганнар. Илсөя Бәдретдинова шигырь сөйли башлауга, чыршыдагы утлар кабынып, балкып янарга тиеш булган. Барысы да нәкъ шулай, уйланылганча килеп чыккан. Илсөя шигырьнең беренче куплетын сөйли башлауга, чыршыга асылган төрле төсле йодрык кадәр лампочкалар кабынып та киткән. Кызыл, сары, зәңгәр, яшел төсләргә буялган ул «Ильич лампаларын» бәлки сез дә хәтерлисездер әле.

Утлар яна, бар да шатлана, ә Илсөянең эчендә ачу кайный. Авылдагы чыршыны бизәргә серпантин да булмаганда, шәһәр чыршысына йодрык кадәр лампочкалар элгәннәр, дип уйлый ул «Карагыз, кара! Карап калыгыз! Төнлә белән бөтен лампчокаларыгызны урлап кайтып китәм», – ди ул эченнән генә, шатлыктан кул чәбәкләгән халыкка карап. Һәм... чынлап та, шул ук төндә бөтен лампочкаларны урлап кайтып китә.

...Икенче көнне каракны кулга алырга дип авылга милиция «буханка»сы килеп төшә. Илсөяне ике дус кызы белән шул машинага төяп, милиция бүлегенә алып та китәләр, биш исерек янына «обезьянник»ка ябып та куялар. Кызлар шунда төн куна. Иртән милиционерлар кереп караса, биш исерекнең дә, дус кызларының да көлдереп эчләрен катырып бетергән булачак җырчы.

Кызларны сорау алырга чакыралар. «Алдыңмы?» – диләр. «Алдым!» – ди ялганларга өйрәнмәгән Илсөя. «Кайтар!» – диләр. «Кайтарам, – ди Илсөя, – тик сез безне башка теге «буханка»гыз белән авылга кайтырып куегыз, әниләр борчыладыр. Лампочкалар бит авылда». Авыл чыршысын бизибез дип алган икән кызлар ул лампочкаларны. Машинага төялеп, кабат авылга кайтсалар... Илсөя дус кызлары белән төрмәдә утырганда, теге лампочкаларны ...тагын кемдер урлап алып киткән.

Лилия Гәрәева.

Фото: Динар КӘЛИМУЛЛИН.

https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/Ils-ya-B-dretdinovani--utirip-chikkanin-bel-idegezme-808707/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев