Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илсөягә кияү табылган!

Бер тапкыр да өйләнмәгән, яшь, чибәр, җитмәсә, атказанган җырчы да әле үзе.

Татарстанның атказанган артисты Илназ Гарипов социаль челтәрдәге сәхифәсендә юмор аңлаучылар өчен видео куйган.

Анда ул Гүзәл Уразова белән сөйләшеп утыра, Гүзәл егетне өйләнергә үгетли.

Илназ Гарипов сикереп тора да: «Илдар булмаса, безнең дүрт балабыз булыр иде инде», - ди.

Гүзәл Уразова көлә, видео төшерүче Илдар Хәкимовның да көлгәне ишетелә.

Шунда әңгәмәгә инстачылар кушыла.

«Илназ, өйлән, дигәч, өйлән инде, һәм бөтен язылучыларыңны туеңа чакыр», - дип язган инстачыга икенчесе: «Өйләнсен генә, туена чакырмаса да ярый», - дип җавап язган.

«Бер дә булмаса, Илсөягә өйлән инде», дип язучыга Илсөя Бәдретдинова: «Ник бер дә булмаса ул?» - дип язган.
«Бу икенче сорт, брак түгел дигәнне аңлата», - дип шаярган Илназ Гарипов.

«Юк, Илназга яшь, чибәр, бер тапкыр да кияүдә булмаган, акыллы, төпле тормыш иптәше насыйп булсын. Зур, авыр багажлы кешеләр белән тормышыңны бәйләмә. Син бар яктан да килгән, менә дигән егет бит», — ди бер инстачы.

«Илсөягә өйләнсә, гаиләсе булыр иде. Башка кешесе күренми бит», «Илсөя карт инде ул», «Илсөя кадәр булырга кирәк әле»...
Инстачылар барысын да яхшы "белә", хәтта кемне кемгә өйләндерергә икәнен дә...



Фото: "Татар-информ"

Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстрада