Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иманлы табиб

Яңгыр булмасын, кар булмасын, көндәлек 5-10 километрга йөгерүне бер көнне дә калдырмый. Каян килгән шул кадәр ихтыяр көче кешегә дип аптыраучылар да юк түгел.

Линар спортны яшьтән үк үз итте, Әле, минем бүгенгедәй хәтеремдә, аның мәктәпнең, аннары яшьләрнең район җыелма командасында хоккей уйнаган чаклары. 80-90 елларда районыбызда хоккейның бик алга киткән чаклары иде.Мәктәп директоры мәрхүм Фәрзи абыйның хоккей мәйданчыгыннан кайтып кермәгән көннәре күп иде.
Балалар үсә торды, яшьләр, зурлар арасына керә тордылар. Спортта алдынгы кеше укуда да сынатмый инде ул. Мәктәпне тәмамлап, Ленин исемендәге колхозда 1 ел слесарьлек эшендә чыныгу алган Линар, Казанга медицина институтына барып керде.
Институтның җиңел атлетика ярышларында башлап йөрүче булды. Биеклеккә сикерүдә, 100 метрга йөгерүдә аңа тиңнәр булмады. Әле күпләр хәтерлидер, берничә ел республика медицина хезмәткәрләренең Спартакиада ярышлары Балтачта узды. Теш табибыз ул вакытта да гел алдынгылар рәтендә булды.
Институтны бетереп, Әлмәт шәһәрендә эшләгән егетебезне туган яклар үзенә тартты. Анда 5 ел хезмәт куйганнан соң, Балтачка кайтты.
Башта Яңгулда намуслы хезмәт куеп, күпләрне куандырса, анннан Нормада эшен дәвам итте. Инде менә 11 ел үз "бүлмәсен" булдырып, тешләр дәвалау эшен дәвам итә. Бүгенге көндә район сырхауханәсе янында "Сихәт" аптекасы урнашкан "Медицина үзәге" бинасында хезмәт куя ул.
Теш сызлауның нәрсә икәнен барабыз да белә. Ул вакытны аямый. Тәүлекнең бер минуты да буш тормый. Күп йөри аңа халык. Ял дип, төн дип тормыйлар, киләләр... Хөрмәт итәләр үзен.
Үз тырышлыгы белән, "Ислам дине кабул ителүгә 1000ел" исемендәге мәдрәсәне тәмамлап имам-хатыйб белгечлеге алды. 5 вакыт намазын калдырмый. Шушындый табибны ничек хөрмәт итмисең ди инде.
Шушы юлларны язганда Рамил хәзрәт Юнысның әле менә күптән түгел генә табибларга карата әйтелгән бик матур бер сүзе искә төште. "Күңелендә иман булган кеше бер вакытта да акча эшләү нияте белән бозык юлга басмас, башкаларның сәламәтлегенә зыян салмас. Мөселман табибы Аллаһы Тәгаләдән куркып, аңа гыйбәдат кылып яши икән, ул инде Гиппократ анты кабул иткән белгечтән бер баш өстен булып тора."
Нәкъ менә 27 ел теш дәвалап, күпләргә шатлык бүләк иткән күршем, Линар Зиннәтуллинга атап әйтелгән сүзләр кебек тоелды.
Фото: http://www.liberty-salon.ru/stati.php?page=107

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250