Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңмәдек тә кебек, җиңелмәдек тә...

15 февраль көнне районыбызның әфганчы ир-егетләре, көннең суык торуына карамастан, «Ватан сакчылары» паркына җыйналды.

Башта алар район хәрби комиссарының командасына тезелделәр, урра кычкырып хәрбиләрчә сәлам бирделәр, район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдиновның изге теләкләрен ишеттеләр, башларыннан салып, инде мәрхүм булган иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алдылар, хәтер такталарына чәчәкләр салдылар. Ватанпәрвәрлек рухын белдереп, һәйкәл янында мәктәп укучылары да күренде. Карадуган гимназиясе укучылары булып чыкты алар. Әфганстанда хезмәт итүчеләр белән бергә фотога да төштеләр. Шушындый искә алу чарасында балаларның да катнашуын күреп, патриотизмны алга сөргән районыбыз хәрби комиссары бик куанды (Балтач гимназиясе һәм Балтач урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары исә мәдәният сараенда узган тантанада катнашты). Аннан колонна район үзәгендәге Батырлар аллеясына юнәлде. Биредә дә һәйкәлгә чәчәк салдылар, фотосессия оештырып алдылар. Тантанадан килүчеләрне район мәдәният үзәгендә кайнар чәй белән каршыладылар. Эчтәлекле, хәрби теманы яктырткан концерт куйдылар. «Вакыт сезне сайлап алган» – сәхнәдә күрсәтелгән киножурналдагы сугыш чынбарлыгы тәннәрне чымырдата, утыз еллыкка багышланган медальләр өләшкәндә күзләр яшьләнә, «Тынлык, бу бары тик ялган» – әлеге җыр сүзләрен ишетеп җанга курку йөгерә. 185 әфганчы райондашыбызның фотосы сәхнә түрендә – 111е исән-саулар (Аллаһыга шөкер), 42се авыр яраларны күтәралмый, кайткач үлгән, чит төбәкләрдә 31е яши, узган ел Киров якларыннан берәү кайткан. Күпчелек әфганчыларның залда утыруларына куанып куясың да, мәрхүм булган әфганчыларның әти-әниләренә, хатыннарына, балаларына чәчәкләр биргәндә янә бугазга төер утыра, афәт эченә унсигез яшьлек чагында кергән солдатларның инде 50 яшьлек аксакалга әверелүен күреп, сугыш эчендә үткән яшьлекләренә йөрәк әрни (аларны район җитәкчелеге хәрби комиссар белән бергәләп котлады, Рәхмәт хатлары тапшырды), Арбордан Тәлгать Гыйльванов белән Рөстәм Гарифуллин һәм дә тыныч тормышта сугыш яраларыннан савыга алмый вафат булганнарның исемнәре яңгыравы йөрәкне телә, – ел да әнә шундый әрнүләр, сагышлар белән үтә бу бәйрәм. Кайчакта бәйрәм дияргә тел дә әйләнми. Әмма 1989 ел дигән дата яңгыраса, совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуын ишеткәч янә җиңел сулап куясың. Районның мәдәният хезмәткәрләре җанга якын сүзләре, күңел күтәргеч җыр-биюләре, үзешчәннәребез ялкынлы чыгышлары белән күпме генә җан яраларын дәваларга тырышмасын, үлем сагалап торган ташлы таулар арасы, коры җилле далалар, ялган карашлардан гыйбарәт дошман авыллары, дошман явы астында калулар, чолганыштан чыгалмый тилмерүләр, сугышчан дусларыңның үлеме... боларның берсе дә йөрәктән киталмый, төннәрен төшләренә кереп бимазалый, сискәндереп уята.

...Сугыш инде күптән бетте, утыз еллап вакыт үтте, тирән яра әле һаман төзәлми. Ныклы сабырлыклар насыйп булсын сезгә, әфганчы иптәшләребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әфганчылар көне