Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иминлек һәм сәламәтлек сагында

Халыкара хезмәт оешмасы 2003 елда 28 апрельне Бөтендөнья хезмәтне саклау көне дип рәсми рәвештә игълан итте. Бөтендөнья хезмәтне саклау көне тарихы 1989 елдан башлана, ул вакытта чит илләрдә беренче тапкыр һәлак булган эшчеләрне искә алу көне уздырыла.

Халыкара хезмәт оешмасы бәяләвенчә, ел саен 2,3 миллион ир-ат һәм хатын-кыз эш урынында бәхетсезлек очраклары яки эш белән бәйле авырулар нәтиҗәсендә үлә, көн саен уртача 6000 кеше дигән сүз бу. Бөтен дөньяда ел саен җитештерүдә якынча 340 миллион бәхетсезлек очрагы һәм 160 миллион һөнәри авыру корбаннары теркәлә. Кызганычка күрә, еш кына бу корбаннар эш бирүченең җитештерү чыгымнарын өлешчә яки тулысынча санга сукмау һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәмәү хисабына экономияләү теләге белән бәйле.

Әлеге көннең башкача исеме дә бар – Бөтендөнья эш урынында иминлек һәм сәламәтлек көне. Безнең тормыш көн тудымы эш белән бәйле. Өйдәме син, хезмәт урынындамы, һәрчак хезмәтне саклау чараларын кайгыртырга тиешсең – хезмәт урынында эш бирүчең кайгыртса, шәхси тормышта исә үзең имгәнүләрдән сакланырга бурычлысың.

Эш урыннарындагы имгәнү очракларын анализласаң, республика буенча иң күп очрак төзелештә, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү производствосында теркәлгән. Безнең Балтач районында хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау буенча координацион совет эшләп килә, әлеге совет белән район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Илшат Галимуллин җитәкчелек итә. Узган ел координацион советның егерме биш утырышы узган. Бу үзе үк тә күпне сөйли, димәк безнең районда хезмәтне саклауны яхшыртуга игътибар җитди. Бу мәсьәлә буенча район башкарма комитетының махсус карары кабул ителгән. Карарда оешма һәм предприятиеләрдә, хуҗалыкларда хезмәтне саклау торышын тикшерүләр, «түгәрәк өстәл» һәм смотр-конкурслар үткәрүләр каралган. Алда әйтеп үткән егерме биш утырышның унбише имгәнү ихтималы зур булган авыл хуҗалыкларында, өчесе шулай ук куркыныч хезмәт саналган төзелеш оешмаларында оештырылган. «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы почмак» дигән сморт-бәйге кысаларында бер күчмә утырыш та булган. Совет рәисе Илшат Галимуллин әйтүенчә, ел да нинди дә булса чара үткәрергә тырышалар, мәсәлән, өченче ел, балалар арасында тәрбияви яктан әһәмиятле булган рәсем бәйгесе оештырылган, узган ел оешма-предприятиеләр, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре арасында хезмәтне саклау буенча иң яхшы эш почмагын билгеләгәннәр, быел исә үз эшләренең осталарын ачыкларга җыеналар. Ел саен урыннардагы техник күзәтү вакытларында һәм дә урып-җыюга чыгар алдыннан бу өлкәдә эшләүчеләр хезмәтне саклау кагыйдәләренә янәдән төшендерә. Хезмәтне саклау, производствода имгәнүләр алуны булдырмау мәсьәләләре җирле массакүләм мәгълүмат чараларында да даими яктыртыла. Тик күпме генә аңлату-пропаганда эшләре алып баруга, урыннардагы өйрәнүләр-өйрәтүләргә, инстукцияләр үткәрүгә карамастан, елга бер булса да имгәнү очрагы күзәтелә. Шөкер, күп түгел, узган ел менә «Арча» ширкәтенең Балтачтагы сөт-май комбинатында булган хәл эшченең җиңел дәрәҗәдә җәрәхәт алуы белән төгәлләнде. Аннан соң, төзелеш оешмаларында кагыйдәләр үтәлеше, таләпләр сакланышы җитәрлек түгел.

Хәзер координацион советка физик мөмкин-лекләре чикле иптәшләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләләре дә тапшырылган. Узган 2022 елда республика буенча 40,6 процент хезмәт яшендәге инвалид эш белән тәэмин ителгән булырга тиеш иде. Бүгенге көндә Балтачта барлыгы 1033 инвалид исәпләнә, аларның 359ы инде эшле, бу 34,8 проценты дигән сүз (ә республикада 36,6 проценты эшле). Эш эзләүче 65 кешенең икесе инвалид. Быел исә 78 инвалидны эш белән тәэмин итәргә кирәк.

«Бу юнәлештә эш бара, – ди Илшат Солтанович. – Һәрбер җитәкче үзенең оешма-предприятиеләрендә кеше санына карап инвалидларны эшкә алуны оештырырга тиеш».

Хезмәтне саклау турында сүз барганда, эшләнеп бетмәгән эшләр тикшерүләр вакытында күзгә чалынмый калмый. Кемнәрдер кисәтү белән генә котыла, кемнәрдер штраф түли. Түләнгән штрафлар, кисәтүләр белән генә югалган сәламәтлекне, кеше тормышын кире кайтарып булмый. Иң элек бәхетсезлек очракларын булдырмый калу, кисәтү кирәк. Ә моның өчен һәр эш бирүченең һәм эшченең үз вазыйфаларына зур җаваплылык белән карап, хезмәт турындагы законнарны төгәл итеп үтәве зарур. Нинди генә очракта да кечкенә генә кимчелекне дә зур итеп күтәреп алалар дияргә кирәкми, шул вак кимчелек тә кеше гомеренә торырга мөмкин. Чөнки хезмәтне саклау – ул кешене саклауга тиң.

 

Вакыйф Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек