Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң серле бәйрәм – Яңа ел!

Туган ягыбызга дан-шөһрәт китереп торырга язсын

Руслан Рәфыйков, район Сабан туеның баш батыры, үз үлчәү авырлыгында Татарстан чемпионы, Рәсәй күләмендә призер, Бөтендөнья көрәш беренчелегендә җиңүче, халыкара класслы спорт остасы һәм районыбыз башлыгы призына узган быелгы көрәш ярышларының абсолют батыры:

Хөрмәтле райондашлар! Сезне иң серле бәйрәм – Яңа ел белән кайнар котлыймын! Сезгә һәм якыннарыгызга Яңа елны яхшы кәеф һәм өметләр белән каршылавыгызны телимен!

Яңа ел һәрберебезгә дә тынычлык һәм иминлек, уңышлар һәм байлык, бетмәс көч һәм энергия алып килсен, иң матур хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхетле киләчәккә ышанычыгыз ныгысын. Сезгә бәхет, тугры дуслар, онытылмас Яңа ел очрашулары, мәхәббәт, кызыклы идеяләр һәм Яңа елда теләкләрегез чынга ашуын телимен! Өегездә татулык һәм иминлек хуҗа булсын, ә бәйрәм кәефе ел дәвамында сезне ташламасын!

Балтач – татарча милли көрәш ярышлары белән ямьле, Яңа елда да әлеге спорт төренә карата ярату сүнмәсен, мөнәсәбәтләр үзгәрмәсен, җиңү арты җиңү яулап, туган ягыбызга дан-шөһрәт китереп торырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев