Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иннополис галиме галимнәрнең читкә китүе турында: фәндә "милләт" төшенчәсе юк

Бөтен дөнья галимнәренең уртак эше фәнни ачышлар өчен белем тупларга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте Владимир Максименко.

Фундаменталь фәндә конкрет кайсыдыр милләткә яки илгә беркетелү төшенчәсе юк. Шуңа күрә галимнәрнең башка дәүләтләргә еш кына күчүләрен "баш миләре агу"ы дип атарга ярамый. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында РФ Президентының фәнни премиясе лауреаты Владимир Максименко сөйләде.

Ул искәрткәнчә, чит ил кадрлар системасы, конкрет проект өстендә эшләү өчен, бөтен дөнья буенча хезмәткәрләрне вакытлыча яллау принцибы буенча оештырылган. Аның нигезендә фәнни бурычларны хәл итү өчен грантлар һәм максатчан акчалар ята.

"Фундаменталь фәндә милләт төшенчәсе юк. Аның көче шунда ки, бөтен дөнья җәмәгатьчелеге үзара хезмәттәшлек итә, һәм бу белемнәр туплана», — дип аңлатты Максименко.

Ул кадрларны югалту турында патентлар һәм технологияләрдән файдалану хокукы белән бәйле конкрет проектлар киселешендә сөйләшергә мөмкин, дип өстәде.

Владимир Максименко белән әңгәмәнең тулы версиясен sntat.ru сайтында укыгыз

 

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: галимнәр