Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Интернет челтәрендә турыдан-туры яктыртылачак. Нәрсә?

Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү башланды.

Тавыш бирү тәртибе моннан алдагы сайлау кампанияләреннән нык аерыла. Моңа коронавирус пандемиясе белән бәйле катлаулы вәзгыять сәбәп булып тора. Шуны исәпкә алып, тавыш бирүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында сайлау участокларында 25 июньнән тавыш бирү башланды.

Сайлау комиссияләре эш көннәрендә көндезге икедән кичке сәгать 8гә кадәр, ә 27,28 июньдә көндезге 12дән кичке сәгать 4кә кадәр тавыш бирү урыннарында эшләрен алып бара. Балтачта һәм Нормада күпкатлы йортлар янында, Балтачның аерым урыннарында, участок сайлау комиссияләре булмаган авылларда комиссия әгъзалары иртәнге 8 дән көндезге сәгать 1гә (ял көннәрендә сәгать 11.30га) кадәр шул урыннарга, шул авылларга барып тавыш бирү үткәрү оештыра. Әлеге чаралар тавыш бирүчеләрнең тавыш бирү урыннарына бер үк вакытта күпләп килмәве өчен эшләнә. Шулай ук комиссия әгъзалары да, тавыш бирүчеләр дә шәхси саклану җиһазлары (бер тапкыр кулланыла торган маска, перчатка, ручка) белән тәэмин ителә, тавыш бирү урыннарында даими рәвештә дезинфекция чаралары үткәрелә. Килгән һәрбер тавыш бирүченең дистанцион рәвештә тән температурасы үлчәнә.

Элекке сайлаулардагы кебек алдан бирелгән гаризалар нигезендә комиссия әгъзалары тавыш бирүчеләрнең яшәү урыннарына да барып тавыш алалар. Әлеге эшчәнлек шулай ук 25 июньнән, кичәгедән башланды.

Тавыш бирүнең соңгы көне – 1 июль. Бу көнне иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр сайлау участоклары ачык булачак. Тавыш бирү чорында участокларда бер үк вакытта күп кеше җыелырга тиеш түгел, социаль дистанцияне дә төгәл саклау таләп ителә. Башка сайлаулардан аермалы буларак, бу юлы өйләргә чакыру кәгазьләре таратылмады. Әлеге үзенчәлек тә райондашларыбызның иминлеген тәэмин итү белән бәйле.

Шуңа да карамастан, без сайлаучы яшендәге барлык райондашларыбыз да тавыш бирүдә  актив катнашырлар дип өметләнәбез. Эш урыннарындагы җитәкчеләр дә үзләренең хезмәткәрләренә алдан тавыш бирү өчен мөмкинлек тудырырлар дип ышанабыз.

Гадәттәгечә, участокларга күзәтүчеләр билгеләнәчәк. Алар да 25 июньнән эшли башлады. Территориаль сайлау комиссиясендә видеокамералар урнаштырылды, алар аркылы комиссия эшчәнлеге “Интернет” челтәрендә турыдан-туры яктыртылачак.

Балтач район территориаль сайлау комиссиясе исеменнән  барлык райондашларга исәнлек-саулык телим, ә һәр тавыш бирүчене шушы чорда сайлау участокларына килеп, үзләренең конституцион хокукларыннан файдаланып һәм гражданлык бурычын үтәп, Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирергә чакырам.

 

Равил Кәримов,

Балтач район территориаль сайлау комиссиясе рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев