Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Инвалид Нурия апа яңа мунчага куанып туялмый

Төзелеш материалларын да тулысынча үзләре сатып алып, мунчасын да эшче халык бушлай төзеп бирде.

Инде мәгълүм булганча, Норма авылында яшәүче, тумыштан инвалид өлкән кеше Нурия Газизовага яңа мунча салдылар. Бу хакта ТНВ каналы да Татарстан халкына җиткерде. Нурия апа Газизова «Наз» үзәгенең өйгә барып халыкка социаль хезмәт күрсәтү карамагында тора. Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Наил улы Шәрипҗанов җитәкчелегендәге авылның мәрхәмәтле осталары ялгызы көн күрүче өлкән кешене бәхетле итте. Төзелеш материалларын да тулысынча үзләре сатып алып, мунчасын да эшче халык бушлай төзеп бирде. Нурия апа яңа мунчадан бик канәгать, авыл халкына, җитәкчеләргә рәхмәтләре иксез-чиксез аның. Элеккеге мунчасы бик тә күңелсез хәлдә иде инде. Мунча хәйрия эшен башкаручыларга якынча 150 мең сумга төшкән. Әлеге игелекле эш рәхимлелек үрнәге булып торсын иде. Норма җирлек башлыгы авыл халкы белән берлектә тулысынча бушлай мунча салып биргәндә, кайбер җирлекләрдә тумыштан инвалид булганнарның кәҗәләренә печән дә табып бирә алмый торганнар да юк түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мунча